8 октябрь 2019 яңалыклары
-
Табиблар картаны бутаган һәм башка хатынга аборт ясаган
Медицина өчен сирәк очрый торган мондый хәл Сеулның бер клиникасында булган.
-
Бер улын үтергән, икенчесен яралаган Чаллы хатыны хастаханәдә тоткарланган
Чаллыда бер малаен үтергән, икенчесен каты яралаган хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлегеннән хәбәр иттеләр.
-
Яман шешкә каршы иң файдалы ризык
Табиб-диетолог Елена Соломатина, җиләкләр яман шешне кисәтә, шикәр авыруыннан интегүчеләргә ярдәм итә дип саный. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.
-
Малоимущим татарстанцам компенсируют покупку цифровых приставок и антенн
Татарстанцы могут получить субсидии на покупку цифровых приставок и антенн. Об этом на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» рассказал министр цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ Айрат Хайруллин.
-
Татарстанда эшләүче һәр кешегә 3-4 банк картасы туры килә
2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча татарстанлыларның кулында 7,3 миллион банк картасы бар. Бу республикада эшләүче һәр кешегә 3,4 карта туры килә дигән сүз.
-
Лениногорскида узган чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Ачык Чемпионат һәм Беренчелекнең нәтиҗәләре
5-6 октябрьдә Лениногорскида атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре А. В. Звягинцев истәлегенә багышланган трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Татарстан Республикасының ачык чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды.
-
Роспотребнадзор өйдә әзерләнгән азык-төлек сатып алмаска киңәш итә
Роспотребнадзор гражданнарга санкцияләнмәгән сәүдә нокталарында азык-төлек сатып алмаска яки продукциягә документлар һәм медицина кенәгәсе күрсәтүне таләп итәргә куша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство сайтына сылтама белән хәбәр итә.
-
Цифрлы телевидениегә күчәргә 5 көн калды
Цифрлы тапшыруларга күчү 14 октябрьдә төгәлләнә.
-
Кече бизнеска салымнарны арттырырга тәкъдим итәләр
Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда кече бизнес өчен салымнарны 4,9 процентка арттырырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында дөнья күргән.
-
Лениногорскилыларга: гриппны профилактикалау буенча соравыгыз булса
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге тарафыннан 1 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр гриппны профилактикалау буенча "кайнар линия” оештырылды.
-
Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов ришвәт алуда гаепләнә
Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов җинаять эше фигуранты булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.