8 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Мисырлылар самолетта бомба шартлаган дигән фикердә
Мисыр белгечләре А321 самолеты бортында бомба шартлаган дигән версиягә таяна. Ләкин алар моның ихтималлыгын 100 процент ышаныч белән әйтми. Моңа кадәр катастрофаны тикшерү буенча махсус комиссия җитәкчесе Айман-әл-Мөкәддим белгечләрнең төгәл сәбәпләрне ачыкламаганлыгын белдергән иде. - "Кара тартма"лардагы тавышны анализлау авиаһәлакәт сәбәбенең бомба булуын раслый. Без исә 90 процентка моның шулай...
-
Иртәгә кабат укырга
Иртәгә 9 ноябрь көнне укучылар көзге каникулдан соң беренче көн укырга барачак. Алар бер атна ял итте. Уку елының иң кыска - икенче чиреге декабрьнең соңгы көннәренә кадәр дәвам итәчәк. Балаларга исән-сау укырга булсын, әти-әниләрен яшы билгеләр белән шатландырып торсыннар.
-
Лениногорскилы хатын-кызны алимент түләмәгән өчен утыртканнар
Лениногорск шәһәр судында озак вакыт алимент түләмәгән хатын-кызның эше каралды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы. Аның алимент буенча әҗәте 270 мең сумнан артып киткән. Суд аны 1 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итү карары кылган, ул колониягә озатылган.
-
Баланың таза булуы сәламәтлек өчен куркынычмы?
Табиблар чаң кага: балаларның тазаруы - XXI гасырда сәламәтлеккә бәйле төп проблемаларның берсе. Белгечләр фаразлавынча, кешелек дөрес туклануга күчмәсә, 2050 елга яшәү озынлыгы 5-7 елга кыскарачак. Балалар нигә тазара соң? «Бочка» булмас өчен нишләргә? Балаларның тазаруын төрле ил белгечләре үзләренчә аңлата. Әйтик, Америка галимнәре кушма штатларда баланың симезлегендә фастфудлар гаепле...
-
Алсу Ризванова: «Кул эшләре минем өчен кадерле»
Писмәндә яшәүче Алсу Ризвановаларның өенә килеп керүгә, җептән бәйләгән мультфильм геройлары, пинеткалар һәм кулдан ясалган сувенирлар каршы алды. Алар шулкадәр күп, әйтерсең, көн саен нинди дә булса кул эшләнмәсе барлыкка килеп тора. - Юк, аларны бәйләргә, ясарга вакыт күп китә. Шулар белән генә шөгыльләнмисең бит. Бигрәк тә хәзер, кечкенә кызым...
-
Татарстан туроператорлары Мисырга алмаш эзли
Татарстан аэропортларыннан элегрәк Шарм-эль-Шейх һәм Хургадага атнасына 10нан артык рейс ясала. Мисырга очу туктатылу сәбәпле, республикабыз туроператорлары туристларга Мисыр урынына башка җирләргә барырга тәкъдим итә. - Эш кизү режимында бара. Туристларны һәрвакыт мәгълүмат белән таныштырып торабыз. Мәсәлән, бүген төнге 1дә Шарм-эль-Шейхка очарга тиешле самолет Антальяга оча. Туристларга тиешле категориядәге отельләр...
-
Күршеләрдә котыру чире аркасында карантин
Татарстан Президентының махсус карары буенча Әлмәт районының ике бистәсендә карантин игълан ителгән. Бу вәзгыять котыру чиренең таралу куркынычы булы сәбәпле, барлыкка килгән. Әлеге территорияләрдә малларны сату, аларны читкә алып чыгу тыела.