8 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Лениногорскилылар игътибарына: “Һөнәре буенча иң яхшы” агросәнәгать конкурсында студентлар да катнаша ала
Агросәнәгать өлкәсендәге “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында быел студентлар да катнашачак. Бу хакта конкурска багышланган матбугат конференциясендә “Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе” оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтте.
-
Лениногорск укытучылары Мәскәүгә барды
2019 елның 6-7 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән «Үсеш нокталары» үзәкләре җитәкчеләре форумы уздырыла, анда Татарстан Республикасы делегациясе составында Лениногорск районының «Үсеш нокталары» үзәкләре җитәкчеләре катнаштылар.
-
Бармаксыз кала язган...
Вологда шәһәрендә 13 яшьлек кыз матурлык салонында маникюр ясата.
-
Россия югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлүдә яңа кагыйдәләр булдырылачак
Яңа модельне 2021-2022 уку елында кертергә телиләр.
-
Премьеру фильма о фестивале «Созвездие-Йолдызлык» покажут на канале «Россия-Культура»
Лента посвящена многонациональной культуре Татарстана и одноименному открытому молодежному телевизионному фестивалю эстрадного искусства РТ.
-
Лениногорскида бер предприятие туфракны саклау таләпләрен бозган
Лениногорскида бер предприятие экология турында закон таләбен бозган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд кысаларында кара һәм төсле металл калдыклары өеменә тап булган.
-
Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
-
Татарстан Хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын җыя
Татарстан Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм 1941 - 1945 еллардагы фронт хатларын җыюын дәвам итә. Бу хакта Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
-
Лениногорскиның яшь иҗатчылары каләм тибрәтә
Узган уку елының ахырында 11 нче гимназиядә узган җыенда татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына һәр мәктәптә әдәби түгәрәкләр оештыру, укучылар арасыннан яшь иҗатчыларны табу максаты куелган иде. Шушы максатны тормышка ашыру юлында иң беренче утырыш уздырылды.
-
Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Мәдәният министрлыгын судка биргән
Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Мәдәният министрлыгын судка биргән һәм үз вазифасына кире кайтаруны таләп итә. Шул хактагы мәгълүмат Казанның Вахитов районы суды сайтында урнаштырылган.
-
Татарстан физкультурачыларына 1 гыйнвардан хезмәт хакын арттырачаклар
Яңа 2020 елдан башлап Татарстанның яшь физкультурачылары хезмәт хакына 1111 сум күләмендә өстәмә акча ала башлаячак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бүген үз карары белән ай саен стимуллаштыручы өстәмә түләүне раслады.
-
Тузган йортларны ремонтлау программасын гражданнар хисабына әзерләргә ниятлиләр
Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы 70 процентка тузган йортларны капиталь ремонтлау өчен аерым ярдәмче программа әзерләргә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.