8 декабрь 2014 яңалыклары
-
12 декабрьдә россиякүләм гражданнарны кабул итү көне
12 декабрьдә, Россия Федерациясенең Конституция көнендә, 12.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә дәүләт хакимият һәм җирле үзидарә органнарында россиякүләм гражданнарны кабул итү көне була. "Лениногорск муниципаль районы" Советы һәм башкарма комитетында кабул итү адресы: лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1 нче йорт. Алдан язылу өчен телефоннар:...
-
Чаллыда үткән ярминкәдә безнекеләр дә катнашкан
Узган ялларда Чаллыда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республиканың 16 районыннан килгән фермерлар, шул исәптән, Лениногорск районыннан "Торос-Молоко" җәмгыяте, "Лениногорская агрофирмасы" җәмгыяте, "Ялтау"агрофирмасы катнашты. Анда республиканың барлык хуҗалыкларыннан 9 млн. сумлык продукция сатылган. Ярминкәләрдә аеруча сыер, дуңгыз, сарык, куян ите, тавык продукциясенә сорау зур булган. Шулай ук фермерлар сыйфатлы бал, төрле...
-
"Заман сулышы"на язылучыларга бүләк
"Заман сулышы" гаезты редакциясе 2015 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак. Моның өчен сездән газетка язылу һәм 5-39-08, 5-39-59 телефоннарына шалтыратып, квитанция номерларын хәбәр итүегез сорала. Түбәндәге бүләкләр уйнатылачак: - Он - 2 капчык (5 кг) - Шикәр комы - 2 капчык (5 кг) - Комбагыш мае - 3...
-
Лениногорскилылар иң яхшылар арасында
"Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы белгече" республика конкурсы җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. Алар - "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыятенең баш зоотехнигы Раил Фәтхетдинов һәм ветеринар табиб Константин Ванюков. Узган атнада җиңүчеләрне Казанга чакырып,100 мең сум күләмендә грант отулары турында дипломнар тапшырганнар.
-
Лениногорскилылар – I – II урында
Түбән Тагил шәһәрендә үткән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча бөтенроссия ярышларында якташларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Анда Мәскәү, Санкт-петербург, Уфа, Томск һәм башка шәһәр спортчылары катнашты. Безнекеләр: Марс Садриев һәм Максим Сергеев төрле биеклектәге трамплиннардан сикереп, беренче урын алды, Данил Садриев икенче урынга лаек булды.
-
Пычак белән куркыткан
Шәһәребез базарындагы бер кибеттә ир кеше, сатучыны пычак белән куркытып, азык-төлек урлый. Ул чыгып китүгә, хатын, сигнал төймәсенә басып, хокук сакчыларына хәбәр итә. Биш мең сумлык азык-төлек урлаган карак шул көнне үк тоткарлана. Ул беркайда да эшләмәүче һәм элек хөкем ителгән кеше булып чыга.
-
Пенсия фонды идарәсендә гражданнар кабул ителә
12 декабрьдә Пенсия фонды идарәсендә - Гагарин урамы, 51 нче йорт, 12.00 сәгатьтән 20.00 гәчә, гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында, пенсия фонды идарәсе вәкилләре гражданнарны кабул итә. Алдан язылу 11 декабрьгәчә 8.00 сәгатьтән 17.00гәчә 5-05-45 телефоны буенча. Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск бүлекчәсе
-
Лениногорскилылар компенсацияне үзләре дә исәпли ала
ТР дәүләт хезмәте порталы сервисы ярдәмендә, компенсация турында мәгълүмат алырга була. Аның өчен түбәндәге мәгълүмат кирәк: баланың исем-фамилиясе, туу елы, көне, СНИЛС, туу туырнда таныклыгы.
-
Музейда Яков Лукьяненко күргәзмәсе ачылды
Туган якны өйрәнү музеенда Россия рәссамнар союзы члены, Бөгелмә рәссамы Яков Лукьяненконың күргәзмәсе ачылды. Аның картиналарында туган якка мәхәббәт, үткәнебезгә хөрмәт чагыла. Күргәзмә ачылган көнне музейга республика рәссамнар союзы членнары килде. Туган якны өйрәнү музее
-
“Төсле фонарик”лар очыру тоела
"Төсле фонарик"лар очырган өчен гади гражданнарга - 1000-1500 сумга кадәр, урындагы кешеләргә - 15 000 кадәр, юридик затларга - 200 000 сумга кадәр штраф каралган. Чөнки, "Төсле фонарик"лар очыру төрле дәрәҗәдәге янгын чыгуга сәбәпче. Мәсәлән, аларның чит кеше балконына очып керүе, агач корылмалар янына төшүе, кипкән үлән һәм бензин заправкасы...
-
Казан университетының 210 еллыгын билгеләп үттеләр
Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда Казан университетының 210 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Әлеге уку йортының укытучылары һәм хезмәткәрләре, студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен бәйрәм концерты оештырылган иде. Бәйрәм чарасы КФУ флагын күтәрүдән һәм студентларның «Gaudeamus» гимны белән башланып китте. Иң беренчеләрдән булып университетны юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады....