8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Укучы кызлар инвалидка җенси хезмәт күрсәткән
Инвалид ир-атка карата җинаять эше ачылган. Чаллыда яшәүче, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 14 яшьлек ике кызның очраклы рәвештә ялгыз ир-ат белән танышуларының ахыры әнә шулай тәмамланган. Ачыкланганча, ул кызларны үз машинасында шәһәр буенча йөрткән, шәрә килеш фотога төшергән, ә соңрак шантажга күчкән: әгәр дә кызлар җенси мөнәсәбәтләргә ризалашмаса, фотоларны интернет...
-
Лениногорск җиденче урында күтәрелгән
Быелның ун ае нәтиҗәләре буенча, безнең муниципаль район республиканың 45 районы арасында җиденче урында бара. Моңа хәтле ул тугызынчы урынны били иде. Димәк, без икътисады тотрыклы булган районда яшибез. Аның нигезен, әлбәттә, промышленность, беренче чиратта нефть промышленносте алып тора. Эре һәм урта предприятиеләр җитештергән товар һәм хезмәтләрнең күләме быелның 10...
-
"Ак Барс" Түбән Новгород командасын җиңде
Кичә Казанның "Ак Барс" командасы үз бозында Түбән Новгородның "Торпедо" клубын кабул итте. Исәпне уенның 5 минутында Казан хоккейчысы Михаил Варнаков ачты. Бу вакытта безнең хоккейчылар бер уенчыга азрак уйный иде. 2 өлештә бозда кунаклар өстенлек итте, ләкин период ахырында Владимир Ткачев исәпне 2:0 ясады. Соңгы 20 минутта "Торпедо" бер...
-
2016 елда үтәчәк Сабантуй көннәре билгеле
Татарстан Президенты 2016 елда Казанда һәм республика районнарында «Сабантуй» көннәре хакындагы указны имзалады. Ул Казаннан кала район һәм шәһәрләрдә Сабантуйны 4-5 июньдә, Казанда 9 июльдә үткәрергә карар иткән. Бәйрәмне оештыру Татарстан Хөкүмәтенә йөкләнә. Милли бәйрәмдә актив катнашуларын сорап җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятие-оешмаларга тәкъдим белән чыгачаклар. http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/12179-tatarstanda-sabantuy-k%D3%A9nn%D3%99re-bilgele.html
-
Мәскәүдә тукталышта шартлау булган
Башкаланың хокук сакчылары тукталыштагы шартлауның сәбәпләрен тикшерә. Шартлау кичә кич Покровка урамында, 19 нчы йорт янындагы автобус тукталышында булган. Кайбер мәгълүматлар буенча дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның өчесе хастаханәгә салынган. Шартлаткычны узып баручы машинадан яисә шул тирәдәге күп катлы йорт тәрәзәсеннән ыргыткан булырга мөмкиннәр. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51817-m%D3%99sk%D3%99%D2%AFd%D3%99-tuktalyishta-shartlau-bulgan.html
-
Россия белән ара өзелү аркасында Төркия 9 миллиард долларлык зыян күрә
Төркия хакимияте исәпләве буенча, Россия тарафыннан кертелгән чикләүләр, шулай ук төрле тармактагы элемтәләр өзелү аркасында ил 9 млрд. доллар зыян күрә. Бу хакта җирле NTV телекомпаниясенә Төркиянең вице-премьеры Мехмет Шимшек җиткергән. "Россия белән элемтә өзелү аркасында килеп туган кризисның иң начар сценариясе буенча да, Төркия 9 млрд. доллар югалта", -...
-
“IT-чемпион” җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә. Конкурс шартлары буенча, республиканың һәр районыннан...
-
Лениногорск аграрийлары язга әзерләнә
Узган атнада район хуҗалыгы җитәкчеләре һәм инженерлары катнашында "АгроИдея" җәмгыяте территориясендә семинар-киңәшмә үтте. Ул киләсе язның кыр эшләренә техниканы әзерләүгә багышланган иде. Җәмгыять белгечләре хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр тәкъдим итте. Ул көнне чит илдә эшләнгән техникалар өчен импортны алыштыру турында да сөйләштеләр.
-
Вәсилә Фәттахова Татарстанның атказанган артисты булды
Агымдагы ел танылган җырчы Вәсилә Фәттахова өчен бер-бер артлы сөенечләр китерде: көз көне ул Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булса, 5 декабрьдә "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә Вәсилә Фәттаховага Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. "Быел профессиональ сәхнәгә чыгуыма 17 ел булды. Иҗатымны ике республиканың да югары бәяләве минем өчен зур...
-
Татарстанның бер фермеры 47 миллион сумлык кыяр саткан
Арча районының Түбән Аты авылыннан фермер Дамир Хәлиуллин җылытыла торган пленкалы теплицаларда кыяр үстерә. Теплицалар төзү, аларга газ, электр кертү, җайланмалар, кирәкле техника сатып алу өчен 20 миллион сумга якын субсидияләнә торган кредиттан файдаланган. Бүгенге көндә аның газ белән җылытыла торган теплицалар мәйданы 5 гектар тәшкил итә, аларда ясалма ут...
-
Лениногорскида атна буе карлы яңгыр явачак, дип фаразлана
Лениногорскида, Интернет мәгълүматларына күз салсаң, бүгеннән башлап атна ахырына кадәр, карлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип фаразлый синоптиклар. 8-9 декабрь көннәрендә, шулай ук яңгыр һәм кар явуы көтелә. Температура көндез -2, -5, төнлә 0, -4 градус. 10 - 12 декабрь аралыгында Лениногорскида болытлы көнм саклана. Явым-төшем булмас, дип фаразлана....