8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Гөл яратучы лениногорскилыларга: миләүшә гөлен үстерү серләре
Миләүшә чәчәгенә күз төшеп, таныш-белешләр үзләре күрмәгәндә яфрагын алып кайтып утырту гадәте бар. Әмма ул яфрактан тиз генә китәргә ашыкмый. Аның без белеп бетермәгән сере бар икән. Яфракны кайнатып суытылган суга гына тыгалар. Ул утыртыласы туфрак йомшак булырга тиеш, аңа төрле ашламалар кушылмавы хәерле. Яфракны бик тирән утыртмагыз. Туфракка утыртыласы...
-
Лениногорск волонтёрлары район башлыгы стипендиясе белән бүләкләнде
Кичә, 7 декабрь көнне, Лениногорскида Волонтёр көнен билгеләп үттеләр. "Яшьлек" спорткомплексы базасында 27 волонтёр район башлыгы стипендиясе белән бүләкләнде. Аннан волонтёрлар өч төркемгә бүленеп, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән "Мозгобойня" уенында катнашты. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булды, үзләренә яңа дуслар тапты һәм рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Лениногорскида хәрби исәпкә алуның җиңүчеләре билгеле
Шушы көннәрдә хәрби исәпкә алуны һәм запаста торучы гражданнарны броньга калдыруны башкаруда иң яхшы оештыручыларның район этабында җиңүчеләре билгеле булды. Бу республика күләмендә узучы конкурс, ул муниципаль районның беренчел хәрби исәпкә алуны башкаручы җирле үзидарә органнарының оешма-предприятиеләре арасында үтте. Беренче урында - "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе һәм Зеленая Роща авыл...
-
Районны ярыша-ярыша бизик
Районда "Яңа ел бизәкләре" конкурсы игълан ителде. Предприятие-оешма, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре территорияләрен иң матур итеп бизәү буенча ярыша ала. Әлеге эшне 17 декабрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Конкурсның җиңүчеләре "Юбилейный" паркында чыршы ачу бәйрәмендә бүләкләнәчәк.
-
Куакбаш китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр очрашты (фотолар)
Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова аларга сәламәтлек теләде. Ветераннар советы рәисе Тәскирә Ялаева шигырь укыды. Оештыручы Гүзәлия Мифтахова килүчеләргә табышмаклар әйтеп, сынап карады. Халидә Бегҗанова, Айнур Мифтахов чыгышлары белән кунакларны ял иттерде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Килә алмаучыларга күчтәнәчләрен өйләренә илттеләр. Зөлфирә Закирова
-
Зур күләмдә салым түләмәгән җитәкчене хөкем итәләр
Әлмәттәге бер оешма җитәкчесе салымнар буенча декларациягә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән шактый зур суммада салым түләми калган. Аңа карата кузгатылган җинаять эшен карау төгәлләнгән. «Иджат фәнни-производство фирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе 47 яшьлек Айдар Газизов 2010 елның октябреннән 2012 елның декабренә кадәр 54,7 млн сумнан артык салым түләмәгән. Әлмәтле җинаятьтә катнашы...
-
Лениногорскилыларның әсәрләре кергән яңа китап дөнья күрде (фотолар)
Кичә "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында "Татнефть" җәмгыяте "Рухият" фонды чыгарган китапларны тәкъдим итте. Кичәдә лениногорскиның каләм тибрәтүчеләре дә катнашты. " Туган яктан илһам алып... Вдохновленные краем родным..." исемле җыентыкка нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче ике йөзләп һәвәскәр каләм иясенең шигырь һәм хикәяләре тупланган. Китапта унике лениногорскилының әсәрләре урын алган. Алар...
-
Ивановкада янгын, бер ир икенче каттан сикергән (фотолар)
Бүген иртәнге икеләр тирәсендә, Ивановка авылындагы ике катлы бинада янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндерә, тик бина тулысынча янып бетә. Янгын мәйданы 195 кв. метр тәшкил итә. Медицина хезмәткәрләренә ярдәм сорап 54-яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Янгын чыкканда ул икенче катта була һәм тәрәзәдән сикерә.Медиклар аның бит, кул тиресе пешүен,...
-
Лениногорскига "Бизнес десант" килеп төште
Кичә Лениногорскида республиканың Икътисад министрлыгы оештырган "Бизнес десант" семинары узды. Семинарда Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков һәм республиканың бизнес өлкәсендә тәҗрибәле белгечләре катнашты. Семинар барышында җыелган эшмәкәрләр дәүләт тарафыннан ничек һәм ниди ярдәмне тиз арада алып, үз эшеңне башлап җибәрү турында белделәр. "Бизнес десант" проектында катнашу эшмәкәрләргә туган проблемаларны хәл...
-
Шөгердә инвалидлар декадасына багышланган чара үтте (фотолар)
Декабрьнең беренче яртысында, Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу декаданың төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Инвалидлар декадасына багышланган чара 7 декабрь көнне Шөгер мәдәният йортында узды. Инвалидларны хөрмәтләп клуб хезмәткәрләре дә зур концерт программасы әзерләгәннәр. Килгән кунакларның күңелен күрү өчен "Сандугач" ансамбле һәм аның...
-
Лениногорскилылар, "Заман сулышы"на арзанга язылып калыгыз
Бары 1-11 декабрь аралыгында гына 525 сум 72 тиенгә язылырга мөмкин Санаулы көннәр калды! 12 декабрьдән бәясе кабат 600 сум булачак
-
Лениногорскилыларга 8 декабрьгә йолдызнамә
Овен: Овны в этот понедельник не получат ни минуты отдыха. На вас навалится сразу огромное множество дел, выполнить которые вам придётся незамедлительно. Лишь изредка вы будете отвлекаться на крошечный перерыв, чтобы выпить кофе и вновь приступить к работе. Телец: Главным вопросом для Тельцов на сегодня станут отношения с партнёрами по...