8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда күршеләре яна торган йорттан ир-атны коткарган
Балтач районында күршеләре яна торган йорттан 48 яшьлек ир-атны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын Кенәбаш авылының Тау урамындагы 2нче йортта кичә кич чыккан. Урынга 10нчы янгын-коткару часте, Рәхимов исменедәге ирекле янгын сүндерү отряды, шулай ук тормыш иминлеген...
-
Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды
2017 елда россиялеләргә Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка диярлек кыйммәткәрәк төшәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости». Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы - 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән. Росстат быелның ноябрь ае нәтиҗәләре буенча азык-төлек бәяләреннән чыгып,...
-
Декабрь магнит давылларына бай булачак
Айның чираттагы «көйсез көннәре» 8 декабрьгә туры килә. 11-13 декабрьдә магнит давыллары бераз сүлпәнрәк булачак. Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. http://shahrikazan.com фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BC%D0%B0%D0%B3%D0%BD%D0%B8%D1%82%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%B1%D1%83%D1%80%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=4670137099825213023
-
Путинның беренче бала өчен пособиесе ничә сум тәшкил итәчәк?
"Әлегә Россия Федерациясе күләмендә норматив-хокук документлары юк, Татарстанда бу пособиенең ничек исәпләнәчәге һәм ничек түләнәчәге турында берни дә әйтә алмыйбыз» - дип аңлаттылар ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә. Ләкин шунысы мәгълүм: пособие төбәктәге узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумы күләмендә түләнәчәк. Пособиене беренче балалары 2018 елның 1 январеннән соң туган...
-
Лениногорск тренеры - республика конкурсы лауреаты
Шәһәрнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбенең чаңгыда ике төр ярыш бүлекчәсенең өлкән тренеры Алексей Николаевич Чальцев "Иң яхшы балалар тренеры-2017" республика смотр конкурсы лауреаты булган. 13 декабрьдә Казанда Яшьләр, спорт, туризм министрлыгында бүләкләү тантанасы булачак, дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән. Алексей Чальцевны котлыйбыз!
-
8 ДЕКАБРЬГӘ ҺАВА ТОРЫШЫ
Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда аз гына кар, томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, аязайган вакытта -13˚; көндез -3..-8˚ градус. Юлларда бозлавык. http://intertat.tatar
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!