9 февраль 2015 яңалыклары
-
“Минем яраткан әкиятем” рәсем бәйгесе
Башлангыч сыйныфлар арасында "Минем яраткан әкиятем" рәсем бәйгесе үткәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск районы Урмышлы мәктәбе сайты. Җиңүчеләр дә билгеле. I урынны А.Сайфуллина (4кл), Сөмбел Хабибуллина (2кл) яуласа, II урында - Л.Хисамова (4кл), Ф.Садриев (3кл) һәм III урынны А.Гатауллина (2 кл) белән Д.Минибаева (2кл) алган.
-
Кремль малае образын иҗат итү буенча конкурс
"Казан кремле" музей-тыюлыгындагы "Манеж" күргәзмә залы 4-14 яшьлек балаларны һәм үсмерләрне бәләкәй Кремль малае - Кремлёнок образын уйлап чыгарып сурәтләргә чакыра. Уйлап чыгарылган әлеге персонаж - "Манеж" күргәзмә залында балалар өчен үткәрелә торган чаралар һәм бәйрәмнәр каһарманы, дип хәбәр итә ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты сайты. "Кремлёнок образын иҗат ит"...
-
Тагын бер авария
Тукай һәм Горький урамнары кисешкән урында бүген төш вакытында тагын бер авария булды. Бу юлы биредә "10лы" белән киа автомобильләре бәрелешкән иде. әлеге урында варияләр еш була, "лежащий полицейский"лар да ярдәм итми. Чатка өелеп куелган кар тавы да Горький урамыннан чыкканда автомобиль йөртүчеләргә кыенлык тудырадыр.
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
11 февраль көнне "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә. Ул 16:00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
-
Лениногорскида быел янгында 3 кеше үлгән
Ел башыннан Лениногорск районы һәм шәһәрендә 8 янгын чыккан. Аларда өч кеше үлгән. Төп сәбәбе - исерткеч эчемлекләр куллану, ди янгын сүндерүчеләр.