9 февраль 2016 яңалыклары
-
Татарстанда имамның эзсез югалуы уңаеннан җинаять эше кузгатылды
Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул - "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять билгеләре буенча (ике һәм аннан...
-
Шөгердә мунча янган
Кичә - 8 февраль көнне иртәнге 9 сәгать 34 минутта Шөгердә мунча януы турында хәбәр килә. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр сайтында хәбәр ителә. Пушкин урамында урнашкан мунчадагы янгын 10 кеше, дүрт берәмлек транспорт катнашында 10 сәгать 28 минутта сүндерелә. Зыян күрелгән мәйдан 80 квадрат метр тәшкил итә.
-
Таудан шуганда гомере өзелгән 6 яшьлек кыз әтисе белән очрашуда булган
5 февральдә Казанның Совет районында булган фаҗига аркасында кызының үлемендә әти кеше үзен гаепли. Казанда таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз баланың имгәнү һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булуы хакында алдан хәбәр ителгән иде. Кызның әнисе белән аерылган әти кеше баланы бакчадан ала һәм өйгә кайту юлында "Франт" сәүдә үзәге...
-
Бөгелмә-Лениногорск юлында юл һәлакәте булган (фотолар)
Бүген 7 сәгать 56 минутта Бөгелмә -Лениногорск юлында машина бәрелешкән. Зыян күрүчеләр Бөгелмәгә озатылган , авариянең сәбәпләре турында төгәл мәгълүмат әлегә юк.
-
Вәсилә Фәттахованың соңгы клибы (видео)
-
Яңалык: юл йөрү таныклыгын алыштырганда медицина белешмәсе кирәкмәячәк
Бу хакта карарга РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган. Документта күрсәтелгәнчә, автомобиль йөртү таныклыгы югалган яки яраксыз хәлгә килү сәбәпле алыштырылуга дучар булса, аның хуҗасы кабаттан медицина тикшерүе үтмәсә дә ярый. Ә менә праваның вакыты чыгу сәбәпле (10 ел үткән булса) алыштырганда медицина тикшерүе узу турында белешмә кирәк. Шулай ук...