9 март 2016 яңалыклары
-
Күрше районда берәү боз астына киткән
Бу хәл Чирмешән районында Чирмешән елгасында була. Бүген иртән коткаручыларга елга аша чыкканда бер ирнең боз астына төшеп китүе турында хәбәр итәләр. Тиз арада коткаручылар да, полиция хезмәткәрләре дә килеп җитә. Ир ярдан 15 метрлар тирәсе батып, бар көченә судан чыгарга омтыла торган була. Аны махсус бау һәм баскыч кулланып...
-
Егет Россия һәм Татарстан флагларын урлаган
Бу хәл Буа районында була. Кышкы төндә 25 яшьлек егет Зур Фролово мәктәбе алдына куйган Россия һәм Татарстан флагларын урлый. Ул судта бу гамәлен "патриотлык хисе ташу" белән аңлата. Әмма суд башкача карар чыгарды: ул дәүләт файдасына 6 мең сум штраф түләячәк, дип хәбәр итә Буа районының "Байрак" газеты.
-
Зәй-Каратайда "Кыш озату" бәйрәме күңелле булды(фотолар)
Ул көнне халык шулкадәр күп җыелган иде, дип хәбәр иттеләр авылдан. Мәдәният йорты каршында матур итеп сәхнәне бизәдек. Анда "Нәүрүз мөбарәкбад" дигән театральләштерелгән күренеш күрсәтелде. Җиккән атка утырып, Нәүрүзбикә авылга кунакка килде. Шул арада төрле ярышлар, эстафеталар башланды. Кул көрәштереп карадылар, көчлеләр гер күтәрде. Аркан тартышырга да хәйран кеше җыелды....
-
Мөэмин-Каратайда "Ягез әле, хатын-кызлар!" бәйгесе узды
Әлеге тамаша ике төркем арасында барды. Лаеклы ялдагылар командасы - "Сүнмәс дәрт", җирле үзидарә, мәдәният йорты, медицина хезмәткәрен берләштергәне "Әпипә" дип аталды. Әлеге кызыклы, һәм мәгънәле чараны оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Гыйльманова әйтмешли: "Жюрига гадел бәя бирергә сәләтле кешеләрне утырттык". Шулай итеп, гомерен мәдәнияткә багышлаган Наҗия Шәрифуллина, укытучылар Фәридә...
-
Лениногорск хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә
Авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр итүенчә, бүгенге көндә райондагы хуҗалыкларның машина-трактор паркларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Быелгы чәчүдә 180 трактор, 118 чәчкеч, 93 культиватор, 19дан артык чәчү комплексы һәм күп функцияле туфрак эшкәртүче агрегатлар катнашачак. Ремонт эшен озакка сузарга түгел, чөнки республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган вакыт бар: 1 апрельгә...
-
Лениногорск гимнастлары беренче урын алып кайтты
1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе гимнастлары Казаннан беренче урын алып кайтты. Анда «Olympico Baby Cup» фестивале үтте. 2007 -2008 елгы гимнастлар арасында безнекеләр төркеме беренче урынга лаек, дип табылды. Ул төркемдә Самира Миняҗова, Лия Хабибуллина, Элина Насретдинова, Виктория Виниченко, София Григорьева и Влада Боталева чыгыш ясады, тренерлары Ольга Сучкова.Котлыйбыз!
-
Егет кызны буып үтерә, аннан тәрәзәдән сикерә
Бу хәл Казанда Яңа Савин районында була. Әнисе өенә кайткач, кызының үлеп ятуын күрә, янында кесә телефоны шнуры, дип яза «КП - Казань». Егетны балкон астында күреп алалар, ул өске каттан ташланган һәм үлгән. Аның гафу үтенеп язган хатын табып алалар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Чыганак:http://zt16.ru/2016/03/v-tatarstane-muzhchina-zadushi
-
Иске Иштирәктә хатын-кызлар көне уңаеннан концерт карадык
6 март көнне мәдәният йорты гөрләп торды. Концерт үзенчәлекле яклары белән аерылды. Кич утыручы әбиләр күренеше белән башланып киткән концертта 5 яшьлек балалардан алып, 75 яшьлек өлкәннәргә кадәр барысы да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Концертта Бөгелмәдән Роза Мифтаховна, Түбән Камадан Дания Котдусовна, Шөгердән Нурсинә Идрисовналар өлкән яшьтә булуына карамастан бик килешле...
-
Мәктәптә бала өстенә шкаф төшкән
Әлеге хәл 3 март көнне Сургут шәһәрендә булган. "Рен ТВ" каналы белдергәнчә, бу фаҗига 7 яшьлек малай белән шәхси мәктәптә, озынайтылган көн төркемендә (продленная группа) була. Сәгать өчләр тирәсендә малай шкафка әйбер алырга менгәндә аның өстенә шкаф ава. Әмма укытучылар да, җитәкчелек тә бернинди чара күрми: ашыгыч ярдәм дә чакырмый,...