9 апрель 2015 яңалыклары
-
“Җиңүнең 70 еллыгына – җитмеш “5”ле”
Мәктәпнең югары сыйныф укучылары советы һәм Дружина Советы "Җиңүнең 70 еллыгына - җитмеш "5"ле" акциясе башлана, дип хәбәр ителә Лениногорск шәһәренең 8 нче мәктәп сайтында. Акциядә мәктәпнең һәрбер укучысы катнаша ала. Әлбәттә, әгәр теләге булса. Иң мөһим шарт - 9 майга кадәр электрон көндәлектә җитмеш "5" ле булырга тиеш. Җиңүче...
-
“Мин спортны сайлыйм”
7 апрель көнне мәктәптә Бөтендөнья Сәламәтлек көненә багышланган чара үтте, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәп сайты. Мәктәп укытучылары, класс җитәкчеләре һәр сыйныфта "Без - Сәламәт яшәү рәвеше өчен", "Мин спортны сайлыйм" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үткәрде. Укучылар арасында спорт-савыктыру чаралары, рәсем конкурсы оештырды.
-
10 яшьлек малай әбисе белән әнисен чәнчегән
Фаҗига Байлар Сабасында кичә кич белән булган. Беренчел фаразлар буенча, малайның психикасы белән проблемалары булган. 10 яшьлек малай кинәт кенә пычак белән әнисе һәм әбисенә ташланган. Бала якыннарының тәнен шул дәрәҗәдә кискәләп бетергән, 53 яшьлек әби кеше урында ук җан биргән. Ә малайның әнисе авыр хәлдә реанимациядә. Табиблар аның гомере...
-
Ветераннарга медаль тапшыру дәвам итә
Җиңүнең 70еллык юбилее алдыннан шәһәребездә тантаналы чаралар үткәрелә. РФ президенты исеменнән тыл хезмәтчәннәре Смирнова Александра Архиповна, Биктаһирова Нәзирә Зиятдиноваларга юбилей медальләре тапшырылды, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәренең 4 нче мәктәп сайты. Ихтирамлы ветераннарны мәктәп директоры Ю.В. Гаврилов котлады. Шәһәребезнең администрациясе, Мәгариф идарәсе исеменнән профсоюз комитеты рәисе М.Җ. Шиһапова истәлекле бүләк...