9 апрель 2017 яңалыклары
-
Кем хәбәр итә, шуңа бүләк
Исегезгә төшерәбез, ТРның «Халык контроле» ГИСында кулланучылар өчен матди бүләкләүләр кертелде. Матди түләүләр 1дән алып 3 мең сумга кадәр булып, аны Татарстан Республикасының барлык гражданнары да ала ала. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин җавап бирә. -...
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда укучылар кунакта булды (фотолар)
Узган атнада 5нче мәктәп укучылары Туган якны өйрәнү музеенда булды. Балалар күргәзмә карадылар, музей турында шигырьләр сөйләделәр, үзләре ясап килгән рәсемнәрен бүләк иттеләр.
-
Бүлмәсен җыймаган өчен 8 яшьлек кызын кыйнаган ананы хөкем итәләр
27 яшьлек хатынның 3 баласы бар. Балтач районында яшәүче бүлмәсен җыймаган өчен 8 яшьлек кызын шулкадәр дәрәҗәдә кыйнаган ки, баланың баш мие селкенгән һәм төрле имгәнүләр алган. Моннан тыш декабрь уртасы булуга да кармастан, әни кеше зур кызын өс киемсез урамга чыгарып бастырган, берничә тапкыр суккан. Хатын наркологта исәптә тора...
-
Лениногорскилылар Тоталь диктант язды (фотолар)
Кичә, 8 апрель көнне, Россиядә 14нче тапкыр Тоталь диктант акциясе узды. Безнең шәһәрдә диктантны икенче кат яздылар. Ул 2нче мәктәп базасында узды. Рус теленнән үз белемнәрен тикшерергә 150 лениногорскилы килгән иде.
-
«Клон» сериалы героинясы Жади бүген ничек яши? (фотолар)
Барыбыз да яратып караган "Клон" телесериалы героинясы-гарәп кызы Жадины уйнаган Джованна Антонелли Бразилия генә түгел, Россиядә дә бик зур популярлык казанган иде. Баксаң, Жади кинода гына түгел, чынбарлыкта да Мурилу Бенисиу (сериалдагы Лукас) белән гыйшык-мыйшык уйнап, аннан беренче баласын-улы Пьетроны тапкан икән. Ике елдан соң Бенисиу белән аерылышып, Джованна эшмәкәр...
-
Ял көне тәмле коймак пешерәбез
2 стакан кефир+2 йомырка+2\3 чэй калагы тоз+2 аш калагы песок+300 гр он салып болгатасын,шуна 1 стакан КАЙНАП чыккан суга 2/3 чэй калагы чэй содасын салып бутарга да,камырга салырга,тиз генэ арада болгатырга+2 аш калагы конбагыш мае.Бер 5 минуттан пешерергэ була.Шуна ихтибар итегез су кайнап чыккан ,кайнар булсын,салкын тугел! Мәрьям Миннегулова рецепты