9 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида бер йорт янган
Бүген иртән Гагарин урамында ике машина бәрелешкән, кичен 18 сәгать 54 минутта Асфальтная урамында шәхси йорт януы турында хәбәр булган. Янгын 60 кв.метр мәйданны чолгап алган, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Фото янгын урыныннан
-
Лениногорскилылар, бәйрәм салютын карарга онытмагыз
Ул кичке сәгать 10да була. Лениногорскида кичен булачак бәйрәмнәр чарасын да исегезгә төшерәбез. Үзәк мәйданда 19.00-20.00 - Балалар музыка мәктәбе концерты. 20.00 - Яшьләр коллективлары концерты. Скейт - паркта 18.00 - Күңел ачу программасы, "В бой идут одни старики" кинофильмы күрсәтелә 22.00 - Бәйрәм салюты
-
Ванга үлгәннәр тереләр белән бер сафка баскач ниләр буласын әйткән
Ванга: "Үлгәннәр тереләр белән бер сафка баскач, Россия Бөек державага әйләнәчәк", дип әйткән булган. Әлеге фаразны моңа кадәр аңлап бетереп булмый иде: үлгәннәр торып баса алмый бит. Ә бит узган ел ук бу гамәлгә ашты. Меңләгән сугыш корбаны 9 майда бер сафта Россия шәһәрләре урамнары буйлап йөрде. Ванга нәкъ шуны...
-
Лениногорскилылар өчен Зифа Кадырова белән әңгәмә
"Әйтәсе сүзләрем йөрәк түремә җыелганда гына язам" - Зифа ханым, сезнең китапларда тормыш чынбарлыгы ярылып ята, китапларны укырга тотынгач, алардан аерылып булмый, хәтта геройлар тормышы белән яши башлыйсың. - Мин әсәрләремне шулхәтле бирелеп, бөтен җаным-тәнем белән язам, хәтта алар китап булып чыккач яңабаштан укый да алмыйм. Геройларымның кичерешләрен кабат йөрәгем...
-
Лениногорскилылар Җиңү көнен ничек бәйрәм итте (фотолар)
-
Лениногорскилылар Җиңү көнен бәйрәм итте (фотолар)
-
9-15 майга лениногорскилылар өчен йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, йолдызлар игътибарны һөнәри үсеш һәм белемне арттыру мәсьәләсенә юнәлтергә киңәш итә. Тормыш идеалын эзләү һәм аңа омтылу, танып-белүне киңәйтү өчен уңай вакыт. Ялгыз калып, күп нәрсәләр турында уйлану мөмкинлеге туар. Абруйлы кешеләр белән сүзгә килмәгез, күңелсезлекләр килеп тууы бар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада интуициясе көчле булыр. Шулай ук...
-
Пекин кәбестәсе белән тәмле салат
Кирәк: пекин кәбестәсе, 2 йомырка, 2 кыяр, 150 г кукуруз, яшел суган, тәменчә тоз, борыч һәм 2 аш кашыгы зәйтүн мае. Пекин кәбестәсен озынчалап, йомырканы шакмаклап, кыярны саламлап, яшел суганны ваклап турыйбыз. Барысын да уңайлы савытка салып, кукуруз, тәменчә тоз, борыч һәм зәйтүн мае өстәп болгатабыз. Тәмле булсын! http://www.almet-rt.ru/
-
9 май - Җиңү бәйрәме белән!
Җиңү көне Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул, Дүрт күз белән зарыгып көткән көн. Күпме кайгы, югалтулар аша Илгә шатлык алып килгән көн. Җиңү көне җиргә килгән саен, Яфрак ярган саен бөреләр Яу кырында калган ир-егетләр Күңелләрдә кабат терелә. Ап - ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит Хаман көтә ирен,...
-
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга - рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Европаны егерменче гасыр афәтеннән - фашизмнан коткару буенча изге миссиясен Совет солдаты 1945 елның 9 маенда Берлин шәһәрендә зур җиңү белән тәмамлады. Быел...