9 июнь 2015 яңалыклары
-
Сабантуй мәйданына автобуслар йөриячәк
13 июньдәге милли бәйрәм - Сабан туе көнне мәйданга бару өчен пассажир автобуслары йөриячәк. Автобуслар автовокзалдан һәм "Спортшкола", "Техснаб", "8 магазин", "Ромашкино" (соңгы тукталыш) тукталышларыннан китәчәк. Билет бәясе 35 сум.
-
Лениногорскилылар Саратовка Сабантуйга барды
6 июнь көнне безнең шәһәр делегациясе Саратов өлкәсенең Усть-Курдюм авылындагы Сабантуйда катнашкан. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова һәм 12 кешедән торган концерт бригадасы барган. Биредә милли бәйрәм егерме алты ел дәвамында уздырыла икән. Безнекеләр республика һәм Лениногорск символикасы кергән бүләкләр биргән, Татарстан лидерының котлавын...
-
Мордва-Кармалкада Балтай бәйрәме узды
7 июньдә Мордва-Кармалка авылында республикакүләм Балтай бәйрәме үтте. Быел да Бөгелмә, Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең мордва фольклор коллективлары килгән иде. Бәйрәм аларның чыгышы һәм бүләкләү тантанасыннан башланып китеп, "Аю"киендерү йоласы белән дәвам итте. Мәртәбәле кунаклар - республика Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев, "Халыклар дуслыгы" йорты директоры Ирек Шәрипов, мордва милли-автономиясе...