9 июль 2015 яңалыклары
-
Алдакчы корбаны булмагыз... алдаулар ешайды
Газ хезмәте өлкәсендә эшләүче хезмәткәр, дип үзен атаучы һәм кешеләрне алдап йөрүче аферистлар күбәеп китте соңгы арада. Республиканың Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аларны эзли, дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Мошенниклар икәү, йә өчәү эшли. Газ хезмәтеннән плитәләрне тикшереп йөрибез, дип алдап, кеше өенә керәләр. Берсе плитә караган...
-
Бер егет полиция хезмәткәрен кыйнаган
Бу гамәле өчен аны 3 елга ирегеннән мәхрүм итәчәкләр. Югары Ослан районы Клянчино авылында яшәүче 24 яшьлек егет тәртип сакчысы белән сүзгә килә. Иң беренче йодырыгы белән битенә суга. Хезмәткәр аңын югалта. Егет шуннан соң да аны кыйнавын дәвам иттерә. Гаепләнүче җавапка тартылачак. http://intertat.ru/
-
Лениногорскиның 7 нче микрорайонында балалар паркы ачыла. Рәхим итегез!
«Лениногорскнефть» идарәсе 11июльдә 17.00 сәгатьтә 7 нче микрорайонда балалар паркы ачылу тантанасына чакыра. Программада: бәйрәм концерты, зур курчаклар һәм башка күп кызыклар булачак. Керү бушлай.
-
Берәү яшь ярымлык баланы урлаган. Ишетмәдегезме?
Раджа исемле кеше Татарстанда, Казан янындагы бер авылда әбисендә яшәүче яшь ярымлык малайны - Мигель Вишняковны урлаган! Әти кеше 2 июль көнне кич белән әнисе эштә чагында малайны урлый. Ул әбидән малай белән йөреп килергә рөхсәт сорый һәм аны машинасына утыртып, билгесез якка алып китә. Малайның туганнары хәзерге вакытта аларның...
-
Юл һәлакәте булган, үлүчеләр бар (ВИДЕО)
Бүген төнге икеләр тирәсендә Яңа Чишмә районында ике машина бәрелешкән. Үлүчеләр бар. 54 яшьлек «Мазда СХ-5» машинасының йөртүчесе "Опель Антара"га юл бирми. Нәтиҗәдә алар бәрелешә. Ике йөртүче һәм "Опель Антара"ның 58 яшьлек пассажиры белән "Мазда"дагы 49 яшьлек ханым шунда ук җан бирәләр. Калганнар исә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. "Опель" машинасында...
-
Лениногорскида Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте
Лениногорск шәһәренең скейт-паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Килгән халыкны башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук, ул 53 ел бергә гомер итүче Хәдит һәм Миңлебану Габидуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. Бәйрәм җирле артистлар...
-
Зөлфия Төхвәтуллинадан ассорти
3 литрлы банканың төбенә карлыган, чия яфрагы, 10 бөртек (горошек) кара борыч, 3-4 канәфер, 2-3 имән яфрагы (булмаса да куркыныч түгел), укропның өлгергән башы салына. Аннан соң урталай ярылган суган, кишер, 3-4 кисәккә ярылган уртача кәбестә, кыяр, помидор, эре-эре телемнәргә киселгән кабачок, болгар борычы (аларны төрлечә аралаштырырга була, төп компонент...
-
Лениногорскиның Вокзальная урамында юл һәлакәте булган
Чәршәмбе көнне шәһәрнең Вокзальная урамында юл һәлакәте була. 23 яшьлек "ИЖ" автомобиле йөртүчесе Чайковский урамыннан Белинский урамына таба хәрәкәт итүче "ВАЗ" автомобиленә юл бирми һәм авария барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, ВАЗ дагы 1984 елгы пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала. 23 яшьлек йөртүче 2014-2015 елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу өчен ике тапкыр...
-
Трамплиннан сикерәчәкләр. Килегез!
10-12 июльдә трамплиннар комплексында "Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россиянең олимпия өметләре, кече кубок" бөтенроссия ярышлары узачак. Ярыш 11 июльдә К-29 м, К-48 м трамплиннарында үтә, көндезге сәгать 10 да башлана. Унында тренировка, уникенче июльдә бүләкләү тантанасы булачак.
-
Азартлы уеннар оештыручыларны тоткарлаганнар
Җиңел акча яратучы ике ир, күпләп табыш алу нияте белән азартлы уеннар оештырырга булган. Тәртип сакчылары тиз арада аларны кулга да төшергән. Гаеплеләрне 3 елга кадәр сынау срогы белән, 2 елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр. Шулай ук, алар дәүләткә 100 мең сум күләмендә штраф та түләячәкләр әле . http://intertat.ru/
-
Фитыр сәдакасе күләме күпме булырга тиеш?
Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкятнең нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум. Фидия Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия...