9 август 2017 яңалыклары
-
Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә (фотолар)
Кичә, 8 августта, шәһәр халкы Буровиклар аллеясында рәхәтләнеп ял итте, концерт карады һәм күңел ачты. Аларның чираттагы Ишегалды бәйрәменә җыелулары иде. Аны 7нче ТОС "Оникс" җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чарада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, прокурор Петр Гринь һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Бу көнне мирорайон активлары, юбилярлары, беренче сыйныфка баручылар...
-
ЛЕНИНОГОРСКИДА "УЙНАП" ТҮБӘДӘН СИКЕРГӘН ЯШҮСМЕРНЕ ИПТӘШЛӘРЕ ТОТЫП КАЛА АЛМАГАН (ВИДЕО)
Уеннан уймак. Социаль челтәрләрдә Лениногорск шәһәрендә укучы балалар төшереп алган видео таралды. Яшүсмерләр шаяра: берсе түбәдән сикереп төшә, ә калганнары аны тотып калырга тиеш. Әмма, уйлаганча килеп чыкмый... Укучы оча сөяген сындырган дип фаразлана. - Йөрүе генә авыр, хәзерге вакытта хастаханәдә ятам, бик күп ренгент ясадылар, хирургның нәрсә әйтәчәген көтәм"...
-
Ишегалды бәйрәме
-
Лениногорскида "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәреләчәк
Ул 11 август көнне Нефть монументы янында уздырыла. Анда күп балалы, авыр хәлле гаиләдән булган беренче ыйныфка баручы малай-кызларга канцтоварлар һәм портфельләр тапшырылачак. Башлана: 15.00 сәгатьтә
-
Литературно-туристический маршрут «По Руси с Максимом Горьким» пройдет через Татарстан
Новый литературно-туристический маршрут «По Руси с Максимом Горьким», приуроченный к 150-летию со дня рождения писателя, пройдет по трем городам России - Нижний Новгород, Казань и Москва. Именно эти три города сыграли ключевую роль в жизни и творчестве Максима Горького. Первый маршрут планируется запустить уже к концу августа 2017 года, сообщает...
-
БДИны кабат биреп булачак
Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаган абитуриентлар үзләрен янәдән сентябрьдә сыный алачак. Моның өчен 21 августка кадәр гариза тапшырырга кирәк. Имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булмаучылар рус теле һәм математикадан (база дәрәҗәсе) - БДИ, ә мөмкинлекләре чикле укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра алачак. 5 сентябрь көнне - рус теле, 8 сентябрь...
-
ОСАГО кыйммәтләнәме, арзанаямы?
Россия Финанс министрлыгы ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр эшли. Закон проекты нигезендә, иминиятчеләр полис бәясе коэффициентын үзләре төшереп билгели алачак. ОСАГО канунына төзәтмәләр кертү машина йөртүчеләр мәнфәгатен яклауга юнәлдерелгән. Либеральләштерүнең беренче этабында министрлык иминиятчеләргә тарифларны күтәрергә түгел, бары төшерергә мөмкинлек бирә. Иминиятче үзлектән тарифны төрле факторларны бәяләп: автомобильгә характеристиканы, аны куллану...
-
Татарстанда баларны интерненттагы яман сайтлардан махсус программа ярдәмендә саклаячаклар
Татарстан хөкүмәте медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен 2017-2019 елларга чаралар планын раслады. Тиешле документны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип яза "Коммерсант". План кысаларында чараларны уздыруда төбәк министрлыклары, "Татмедиа" матбугат агентлыгы, Роспотребнадзор һәм Роскомнадзор идарәләре, Татарстан фәннәр академиясе, КФУ, прокуратура катнашачак, диелә. Хөкүмәт карарының үтәлешен контрольдә тоту республика...
-
Лениногорскига Президент килә
10 август көнне эшлекле сәфәр белән Лениногорскига ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Президент шәһәребездә яңа объектлар ачылу тантанасында катнашыр дип көтелә.
-
Бүген кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Республика районнарында төнлә минималь һава температурасы +11..+16, ә көндез +19..+24 градус булыр дип көтелә. 9 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, талгын, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Республика районнарында төнлә минималь һава температурасы +11..+16, көндез...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!