9 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан урманнарында 6 гөмбәче адашкан, лениногорскилыларга сак булу комачау итми
Адашкан өч гөмбәче шимбә төнен урманда үткәргән. Шимбә көнне Татарстан территориясендәге урманнарда алты кеше адашкан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 8 октябрьдә иртәнге 7 тирәсендә республиканың Зәй районы Сармаш-Баш авылыннан ерак түгел урманнан 46, 56 һәм 58 яшьлек ир-атлар үзләре...
-
ИлСаф: “Аерылышуыбызның сәбәбе күбрәк миндә”
ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. "Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", - ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була. - ИлСаф, күпме җырчылар юкка...
-
Сатып алганчы, башта бөкреңне чыгарырга кирәк
Татарстанда 40 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир сатып алыйм дисәң, 23 ел буе акча җыярга кирәк. SRG аналитик үзәге белгечләре Идел буе федераль округында икенчел торак базарындагы бәяләрне һәм халыкның айлык керем дәрәҗәсен өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Ә менә тораклы булу өчен иң аз вакыт Пермь краенда таләп ителә....
-
Республикада 1685 хөкем ителгән кеше иреккә чыгарга мөмкин
Россия Җинаять кодексының декриминализациясе хөкем ителгән 1685 кешегә карата булган карарларны яңадан карарга мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: хөкем ителгән 44 кеше инде иреккә чыгарылган, ә 185енә җәзаны җиңеләйткәннәр. Тагын 742 эш хәзерге вакытта судта карала. Рәсми мәгълүматлар буенча, 1685 кешенең хөкем карарлары яңадан каралырга мөмкин. Әйтергә кирәк, аларның...
-
Быелгы көзге чакырылышка егетләребез әзерләнә
Быел көзге чакырылыш вакытында Лениногорск муниципаль районнан 86 егет армия сафларына алыначак. Беренче чакырылыш 22 октябрьдә булачак, анда 10 егет шинель кияр дип көтелә. Егетләр коры җир армиясе частенда, һава-космик көчләр, ракета частьләрендә хезмәт итәчәк. Чыганак: http://www.leninogorsk-rt.ru
-
Лениногорск укытучылары бүләкләнде
Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында Укытучылар көненә карата бәйрәм тантанасы узды. Анда лениногорскилылар да катнашты. Бәйрәмдә югары һөнәри уңышка ирешүче педагогларны бүләкләделәр. Безнекеләрдән: 5нче мәктәптән биология укытучысы Людмила Зарубежнова (ул "Ел укытучысы-2016" конкурсында лауреат булган иде) һәм Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбенә керүче Шөгер мәктәбе директоры Гөлнара Низамова. Чыганак: http://leninogorsk-rt.ru
-
Октябрь турында уйлануларны Сарабикколдан язалар
Октябрь - ифрат олы ай. Аны онытырга хакыбыз юк: 1552 елның 15 октябрендә Иван Грозный гаскәре Казанны басып ала. Бу дәһшәтле бәрелештә мөселманнарның мөнбәр иясе Кол Шәриф һәлак була. Октябрьне истә тоткач, бөтендөнья пролетарийларына гадел дәүләт төзү турында хыялланган Владимир Ильич Ленинны да онытырга хакыбыз юк. Мин аның бөтен томнарын...
-
Россия туристы Антальядан Мәскәүгә оча торган самолетта үлгән
Турист ханымның хроник авыру кискенләшү йөрәк җитешсезлегенә китергән булырга мөмкин. Россия туристы Антальядан Мәскәүгә оча торган самолетта үлгән. Бу хәл Azur air авиакомпаниясенең Boeing 757 самолетында булган. "Очыш вакытында 50 яшьлек хатын-кызның хәле начарланган, ул лайнер Россия башкаласы аэропортына төшкәнче үлгән", - дип яза «Интерфакс» ашыгыч хезмәт чыганагына сылтама белән....
-
“Бәкер”нең мәдәни күңел ачу үзәгендә концерт-тамашалар тынмый
Бәкердә шифаханәнең мәдәни күңел ачу үзәгендә гел концерт-тамашалар булып тора. Күптән түгел Башкорт дәүләт филармониясеннән килгән булсалар, 10 октябрьдә Буа сатира театры киләчәк икән. Бу хакта шифаханәнең рәсми төркеме хәбәр итә. Спектакль 20.00 сәгатьтә башланачак.
-
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов: “Мул продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез”
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агропромышленность комплексы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге көн тырышып, фидакарьләрчә җир эшкәртүчеләр, мал санын саклап, мул продукция белән тәэмин итүче терлекчеләр һәм, гомумән, үз эшен яратып, аңа тугры калучылар бәйрәме. Иртә...