9 октябрь 2017 яңалыклары
-
Балыкка китеп батып үлгән лениногорскилы турында өстәмә мәгълүмат
46-яшьлек лениногорскилы Мөслим районында Ык елгасында балык тотканда батып үлгән. Республика буенча МЧС идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ике балыкчы законсыз балык тотарга киткән. Төнге икеләрдә көймәгә утырып, балык эләктерергә дип куйган ятьмәләрен карарга булалар. Икесе дә алкоголь кулланган була. Берсе көймәдә торып баса һәм чайкалып китеп суга төшеп китә,...
-
БАЛА ЮТӘЛЕН ДӘВАЛАУ КИРӘКМЕ?
Бала йөткерә башладымы, без, әниләр, ай-һай килеп баланың ютәлен дәваларга тотынабыз. Һәр балалы гаиләдә ингаляция ясау аппараты, төрле үлән җыелмалары, коры һәм юеш ютәлгә каршы препаратлар саклана. Еш кына, табиб та чакырмыйча, без баланың йөткерүен барлык белгән ысуллар, дарулар белән даваламакчыбыз. Баксаң, кайбер очракларда йөткерү гомумән дәвалау кирәкми икән. Көзге-кышкы...
-
Иренә үч итеп ике сабыен үтергән
Гөнаһсыз сабыйлар ата-ананың ялгышлары өчен җавап бирергә тиеш түгел. Тик Новосибирск төбәгендә яшәүче урта яшьләр тирәсендәге ана башка төрле уйлый икән. Кайгы белмичә, күп еллар бәхетле яшәп яткан гаиләдә дә тынычлык бозылган. Күзләрен мәхәббәт томалаган хатын-кыз иренең хыянәт итүен белеп алган һәм алар арасында ызгыш килеп чыккан. Бераздан ир әйберләрен...
-
Туристик юлламалар 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Туристик юлламалар, "ВИМ-Авиа" аэробазардан китү сәбәпле, 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта "Ведомости" туристлык өлкәсе хезмәткәрләренә сылтама белән җиткерә. Аеруча "ВИМ-Авиа" төп ташучы булган Төркия, Греция, Кипр һәм Россиянең эчке рейслары - Сочи белән Кырымга бәяләр нык үсәргә мөмкин. "ВИМ-Авиа"ның туроператорлар белән чартер килешүләре быел 15 октябрьдә төгәлләнә. Шулай булса...
-
Лениногорскида "Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне" узды
Өлкәннәр көне уңаеннан, «Исток-Башлангыч» үзәге базасында өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде. Аларны нотариус Аюпова Ильсия Миргалимовна, адвокат Сахапов Расих Расимович һәм үзәкнең юристконсультанты Нигматуллина Гузель Рафиковна кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр мирас калдыру, инвалидларга ташламалар кебек сораулар бирделәр.
-
Бала карау буенча пособие түләүне 7 яшькә кадәр озайтырга мөмкиннәр
Дәүләт Думасына бала тәрбияләү буенча айлык пособие түләүне 7яшькә кадәр озайту турында төзәтмәләр кертелгән. Пособие балаларын бакчага урнаштыра алмаган әти-әниләргә түләнәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Бердәм Россия"дән депутат Сергей Вострецов һәм ЛДПРдан аның коллегасы Сергей Катасонов яшь ярымнан өч яшькә кадәр, аннан өч яшьтән җиде яшькә кадәр, мәктәпкәчә...
-
Лениногорскида А.С.Пушкин исемендәге V зональ фәнни– практик конференция үтте
6 октябрьдә 12 нче лицей базасында А.С.Пушкин исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Анда укытучылар «Литературоведение», «Лингвистика», «Проба в искусстве», «Юбилейная», «Круглый стол»юнәлешләре буенча эшләде. Укучылар тикшерү осалыкларын күрсәттеләр. Лениногорск, Сарман, Әлмәт, Чирмешән мәктәбе укучылары катнашты.
-
Хөрмәтле дуслар!!! "Шөгер" җырына төшерелгән клипны сезгә тәкъдим итәбез.
Раиль Гыйззәтуллин башкара. Халык җыры. чыганак:https://vk.com/id69475412
-
Балыкка киткән лениногорскилы батып үлгән
Кичә Мөслим районы Приют-Шуран авылы янында Ык елгасында лениногорскилының үле гәүдәсе табылган. Елгада ике ир батуы турында хәбәр 112 номерына төнлә керә. Иртән МЧС хезмәткәрләре 46 яшьлек лениногорскилының үле гәүдәсен табып ала. Чыганак:http://len-journal.ru
-
Ирләрнең ни өчен күбрәк үлүләренең сәбәбе ачыкланган
Ир-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән. Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп...
-
Икмәккә бәя үзгәрерме?
Белгечләр икмәк бәясе якын арада үзгәрмәс дип саный. Соңгы арада ашлык бәясе еш үзгәреп торса да, Россия Хөкүмәте икмәк бәясе шул килеш калуына ышана. "Бездә ашамлык, аеруча икмәк бәяләре үсү буенча куркулар юк. Без тотрыклы вазгыять булуын көтәбез, гәрчә, соңгы арада ашлык бәясе үзгәреп торса да", - дигән Россия Премьер-министры...
-
Татарстанга тилчә вирусын кертмәү өчен тиешле чаралар күрелә
Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) һәм республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Башкортстаннан тилчә вирусын кертмәү максатыннан, хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен канунсыз күчерүне чикләү...
-
Лениногорскига әбиләр чуагы килде
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Эш атналары уңышлы башланып китсен! Көннәрегез файдалы үтсен, күңелләрегез күтәренке булсын!