9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, cиноптиклар һава торышы кискен бозылуы хакында кисәтә
Иртәгә, 10 декабрьдә көндез һәм төнлә буран була, җилнең тизлеге секундына 15-16 метрны тәшкил итәчәк. Буран вакытында күз күреме начар булу, юлларда карт көртләре ясалу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала. http://shahrikazan.com/
-
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Күргәнегез бардыр, шәһәрдә берничә җирдә "Ышаныч тартмалары" урнаштырылган. Болар нәрсәгә инде, дип аптырап карап торгансыздыр да бардыр әле. Зилә Мөдәррисова Аңлатабыз: аларга ришвәтчелек фактлары, җитәкчеләрнең үз вазифаларын дөрес файдаланмавы турында язып сала аласыз."Ышаныч тартмалары" җирле администрациянең беренче катында, үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, хатын-кызлар консультациясендә, пенсия фонды, халыкны эш белән тәэмин...
-
Лениногорск кызы нәфис гимнастикада сынатмады
Шәһәребезнең 1нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Маргарита Иксанова призлы урын алды. Ул Казанда нәфис гимнастика буенча узган Татарстан Беренчелегендә катнашты. Һәм 2002 елгы гимнастлар арасында 3нче урынны алды (тренерлары - А. Гамза, Л. Прокопьева). Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбе тренеры Ольга Сучкова ярышларның иң яхшы судьясы итеп танылды.
-
Лениногорск кызлары инглиз җыр конкурсында призлар урыннар алып кайтты
Казанда узган VI инглиз җыры конкурсында Лениногорск педагогия колледжы студентлары да катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясады. Музыка бүлегенең III курс студенты Гүзәл Вәлиулина икенче урын, IV курста укучы Эльвина Мифтахова өченче урын яулап кайтты. Кызларны котлыйбыз!
-
Булмас димә: сөйгәненнән үч алган
Казанлы үзенең 24 яшьлек йөргән кызының машинасына ут төрткән. Ул шулай итеп аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс» машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта. Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли. Чаллы...
-
Бозыла башлаган сыйфатсыз ризыкны бәясен төшереп сату рөхсәт ителәме?
Безнең яндагы кибеттә бозыла башлаган сыйфатсыз яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне арзанрак бәядән саталар. Аларны куллану ышанычлымы? Дамира Нуруллина, Казан. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина: - Бу ризыклар кешенең сәламәтлегенә куркыныч тудыра һәм сыйфатсыз булып санала, шуңа да аларны арзан бәядән сату кагыйдә бозуга керә. Бу очракта әлеге товарны фотога төшереп,...
-
Күрше районда авария, үлүче бар...
Җәяүлене юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү харап иткән. Һәлакәт Әлмәт районында кичә кич 18 сәгатьләр тирәсендә була. Казан-Оренбург юлыннан башкала юнәлешенә таба хәрәкәт иткән Мерседес Бенс Актрос йөк машинасы 1961 елгы җәяүлене бәрдерә. Бичара тиеш булмаган урында юл аша чыга торган була. Киемнәрендә кагыйдә кушканча яктылык кайтаргыч булмау да һәлакәткә китергән...
-
Түбән Чыршылыда бәйрәм чаралары узды (фотолар)
8 декабрь көнне Түбән Чыршылы мәдәният йорты һәм китапханәсе гөрләп торды. Бүген безгә кунакка сугыш ветераны Рәшит Хаматҗан улы Сәйфиев, авылыбызнын хөрмәтле кешеләре, ак яулыклы апалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре кунакка килде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Нурия Яхиевна "Сугыш даны көннәре" һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен декадасы уңаеннан тәбрикләде,...
-
Лениногорскилыларга 9 декабрьгә йолдызлар фаразы
Овен Сегодня звезды обещают успех тому, кто сможет управлять своими чувствами. Если вы хотите, чтобы день прошел позитивно, постарайтесь с самого утра держать себя в руках и не поддаваться эмоциям. Не вступайте в споры с окружающими - все равно никто никого сегодня ни в чем не убедит, и каждый останется...
-
Лениногорскида бөтендөнья футбол көнен билгеләп үтәчәкләр
10 декабрьдә бөтендөнья футбол көне билгеләп үтелә. Ул көнне "Яшьлек" спорткомплексында мини - футбол буенча шәһәр кубогы уеннары үтәчәк. Уеннар календаре 10.45 - Ачылу тантанасы 11.00 - 1 полуфинал Ветеран - Спутник 11.30 - 2 полуфинал Штурм - УДМС 12.00 - лениногорскиның республика күләмендә призлы урын алган хатын-кызлар командасын бүләкләү...
-
Хәерле җомга иртәсе белән! Эш атнасы уңышлы тәмамлансын