10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
2017 елда колорадо коңгызы күп булырмы: галимнәр фаразы
Әлеге бөҗәктән котылу өчен галим сыйфатлы агулар кулланырга киңәш итә. Үсемлекләрне саклау Бөтенроссия институты галимнәре 2017 елда колорада коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмаска мөмкин дип фаразлый. Бу, беренче чиратта, Россиянең Төньяк-Көнбатыш өлешенә кагыла. "Фермер.ру" сайты хәбәр иткәнчә, колорадо коңгызы, 2008 елдагы кебек үк, кризис кичерә. Бу 2016 елның җәе...
-
Бәйрәм көннәрендә Лениногорскиның ике ветераны олы юбилейларын билгеләп үтте
Шәһәрдәшләребез - сугыш ветераны Георгий Хрущев һәм тыл хезмәтчәне Нина Кучерявченко 7 гыйнварда олы юбилейларын билгеләп үтте. Аларны 90 яшьләре белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәррисова килгән иде. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән тәбрикләү хатын һәм җирле администрация исеменнән истәлекле...
-
Лениногорскилылар өчен файдалы киңәш. Крем, теш пастасы алганда карагыз
Крем, теш пастасы һәм башка гигиена кирәк-яракларының тюбикларында кара, кызыл, яшел төстәге квадратларның нәрсә аңлатканын беләсезме? Караңгы төстәгеләре аның тулысынча химиядән торуын белгертә. Кызыл квадраттан товарның 70 проценты химиядән, калган 30 проценты табигый продукттан торуын белеп була. Яшелләре исә химиясез булуын аңлата. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскида эстрада артисты Ефим Шифрин чыгыш ясады
Ул бик күп юмористик хикәяләр, мәзәкләр сөйләде, җырлады. Тамашачылар аның талантына, тормыш сөючәнлегенә сокландылар. Ефим Шифрин үзе тамашачыларның игътибарлы, эчкерсез һәм мәдәниятлы булуын билгеләп үтте, дип яза муниципалитет сайты.
-
Лениногорск шәһәре һәм районында халык җыеннары кайчан башлана?
Елда үткәрелә торган халык җыеннары авылларда 16 гыйнвардан башланып китәчәк. Авыл җирлеге башлыклары үткән ел нәтиҗәләре буенча хисап тотачак. Шәһәр халкы өчен җыеннар 1 февральдән башланачак.
-
Кара диңгезгә төшкән Ту-154нең һәлакәткә юлыгу сәбәбен атадылар
Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбләрен атый башладылар. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы экспертлары фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән. Җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта тиешледән артык йөк булуы,...
-
Лениногорск пенсионерларына 5 мең гыйнварның икенче яртысында түләнәчәк
Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, пенсия яшендәгеләргә бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум күләмендәге акча гыйнварның икенче яртысында биреләчәк. Әлеге вакыт пенсионерларның Россия почтасыннан яки башка җирдән пенсия алуларына карамастан барысына да кагыла.Кредит яисә башка тапшыру оешмалары аша пенсия алучыларга шушы ук сроклар гамәлдә була. Әлеге акчаны алу өчен Россия...
-
Лениногорскилылар игътибарына. Юл ябык
Моряков урамы (Ленин урамы киселешеннән алып Ленинград урамына кадәр) ябык. Шул сәбәпле бөке барлыкка килгән. Лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз. Башка маршрут буенча юл тотарга киңәш ителә.
-
Хәрби хезмәткә алмыйлар
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан урта һөнәри белем алу уку йортлары укучылары өчен, яшькә бәйсез рәвештә, хәрби хезмәткә бару кичектерелә. Бу хокуктан укуларын тәмамлаганчы көллият, техник лицей укучылары файдалана ала. http://shahrichalli.ru/
-
Лениногорскилыларны алдагы өч көндә нинди һава торышы көтә
Гисметео фаразларына караганда, суыклар чигенә, кар явуы көтелә.
-
Күрше шәһәрдә бала мәктәптә бомба булуы турында хәбәр иткән
Әлмәттә коткаручылар һәм полицейскийлар мәктәптән укучыларны һәм персоналны ашыгыч рәвештә эвакуацияләгән. Моның сәбәбе - 15 нче мәктәпкә бомба куелуы турындагы хәбәр алыну. Бер бала 112 хезмәтенә шалтыратып, Шевченко урамындагы әлегеучреждениегә бомба куелуы турында хәбәр итә. Тикшерү хәбәрнең ялган булуын ачыклый. Хәзер шалтыратучыны эзләү бара. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскида шахмат буенча блицмарафон узды
Шәһәребезнең 2нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча "блицмарафон" узды. Бәйгедә Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Казан һәм Оренбургтан 25 шахматчы катнашты. Безнең Владимир Шуваткин нәтиҗәле чыгыш ясады һәм 3 урын яулады. Дарья Фролова 6 урында.
-
Пенсионерларга акча бирә башлыйлар
Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акчаны 10нчы гыйнвардан 16сына кадәр алып булачак. Аны лаеклы ялда булган бөтен кешегә дә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да бирү каралган.
-
Татарстаннан 98 мең Татфондбанк кертемчесе иминият акчаларын алды
Агент-банклар аша кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 проценты түләнгән. «2017 елның 9 гыйнварена 98 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе агент-банклар аша 35 млрд 767 млн сум иминият акчаларын алды, бу кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 процентын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Артем Здунов. Икътисад министрлыгының турыдан-туры линиясенә...
-
Эшсезлек буенча пособия күләме шул ук калды
2017 елга эшсезлек буенча минималь һәм максималь пособия күләме 2016 ел дәрәҗәсендә кала һәм ул 850 сумнан 4900 сумга кадәр тәшкил итә. Бу турыдагы карарга Россия премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды, ди хәбәр ителә Министрлар Кабинетының рәсми сайтында. http://www.bugulma-tat.ru/