10 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
ТҮБӘН КАМАДА ВӘХШИЛӘРЧӘ ҮТЕРЕЛГӘН ГӨЛШАТНЫҢ АПАСЫ: «ШУГАЛАККА ТҮГЕЛ, ЧАҢГЫ ШУАРГА БАРАСЫМ КИЛӘ ДИДЕ»
10 гыйнварга каршы төндә, Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә вәхшиләрчә үтерелгән 28 яшьлек кызның гәүдәсе табыла. Көн тудымы, күңелле яңалыклар белән бергә, шомлы, куркыныч хәбәрләр дә килеп тора. Бүген иртән килеп ирешкәне исә аеруча да тетрәндерде. 10 гыйнварга каршы төндә Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә "Алнаш" өйрәнү-тренировка базасы территориясендә...
-
Лениногорск чыршысы өчен тавыш бирәбез
Республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм иң матур бизәү буенча конкурска нәтиҗә 20 гыйнвардан соң ясалачак. 5 гыйнварда безгә комиссия килеп, шәһәр объектларының бизәлешен тикшергән. Нәтиҗә ясаганда, халык фикерен дә искә алачаклар. Республика муниципаль берәмлекләр порталында: http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2018.htm сылтамасы буенча тавыш бирергә кирәк. Андагы иисемлектән Лениногорск муниципаль...
-
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол калган хатынына 100 яшь тулган
Гильмурый Гафиатуллина бүгенге көндә Бөгелмәдә яши. Бу көннәрдә ул 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлау кабул итте, дип яза " Бугульминская газета" сайты. Гильмурый апа Шөгердә туган. 1934 елда Газинур Гафиятуллинга кияүгә чыга. - Без гаилә корып, бергә яши башлагач, яңа йортка күчтек, Газинурның бер алюминий кружкасы һәм шинеле, ә минем...
-
Өлеш пешерү рецепты
1 кап маргарин яки акмайны он белән уабыз. Шуңа 2 йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. Ул арада 1 стакан сөткә бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм бик аз гына чүпрә салып (кипкәне дә ярый), чүпрәгә чак кына «җан кертеп» алабыз. Он белән уылган май янына шушы сөтне һәм...
-
Татарстанга салкыннар килә
13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк. Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. 11 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз...
-
Лениногорск көрәшчеләре сынатмады - 7 призлы урын алып кайтты
5-6 гыйнвар көннәрендә Уруссуда грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге һәм Ютазы районы башлыгы призларына Ачык турнир узды. Республика беренчелегендә үз авырлык категорияләрендә Лениногорск егетләре Тимофей Седов II урын; Ленар Сәмигуллин, Егор Илюхин, Степан Таратынов III урын яулады. Ачык турнирда Артур Маилян һәм Константин Пикалев җиңүче булды. Роберт Шаймухаметов өченче урында....
-
Яңа Сережкинога автобус йөри башлаячак
11 гыйнвардан «Лениногорск-Яңа Сережкино» маршруты буенча автобус йөри башлаячак. Ул пәнҗешәмбе көнне 5:20 һәм 14:40 сәгатьтә шәһәрдәге автостанциядән кузгала һәм 7:25 һәм 16:45 сәгатьтә Яңа Сережкинодан китә. Билет бәясе 139 сум. Автобус Тимәш, Сугышлы, Керкәле, Шөгер, Иске Шөгер,Бәкер, Иске Иштирәк, Иске Куак һәм Мичурино авыллары аша узачак. Белешмә өчен телефон:...
-
Лениногорск әти-әниләренә киңәш. Бала мәктәптә начар укый: нишләргә?
Баласының үсешенә җаваплы караган һәр ата-ана аның «5»ле билгеләренә генә укуын тели. Тик һәр балада да шаккаттырырлык академик белемнәре булмый шул. Сабыегыз мәктәп программасын җиңел үзләштерсен дисәгез, моның өчен оптималь шартлар булдырырга тырышыгыз. Беренче сыйныфка килеп, парта артына утыртканчы ук баланың башлыча әзерлеге булырга тиеш. Моның өчен бүгенге көндә махсус...
-
РИШАТ ТӨҺВӘТУЛЛИН ТОРМЫШЫНДА УЗГАН ЕЛ ЭЧЕНДӘ БУЛГАН 5 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
Беренчесе, әлбәттә, "Болгар радиосы миили музыкаль премиясе"н тапшыру тантанасында безнең коллективның "Иң иҗади төркем" исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш. Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да. Өченчесе....
-
Татарстанда югалган чаңгычы хатын-кызның мәетен тапканнар
Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан «Алнаш» базасында ял иткән вакытта чаңгы шуарга чыгып киткән 29 яшьлек хатын-кызның 11 тапкыр пычак белән кадалган мәетен тапканнар. Бирегә кечкенә кызы һәм ире белән ял итәргә килгән ханым үзе генә чаңгы шуарга чыгып китән булган. Телефонына шалтыратып та элемтәгә чыга алмаган ире...
-
Пенсия түләү тәртибендә – яңалык
2018 елдан эшләүче пенсионер эштән туктагач, аңа алдагы ай пенсиясе шул айның беренче числосыннан тулы күләмдә исәпләнеп түләнә башлый. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә чыккан "Иминият пенсияләре турында"гы 2013 елның 28 декабрендә чыккан 400 нче Федераль Законның 26.1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 134 нче Федераль Закон...
-
2018 ЕЛДА ТАТАРСТАНЛЫЛАР ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ТҮЛӘҮДӘ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР БАР?
Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште. Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк. Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән....
-
Лениногорскида чаңгы ярышлары узды (фотолар)
7-9 гыйнвар аралыгында Лениногорскида чаңгыда ике төр ярышлар буенча бәйге узды. Анда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Екатеринбургтан килгән 32 спортчы ярышты. Нәтиҗәдә лениногорскилылар югары урыннар яулады: Денис Вацков - I урын, Артем Васильев, Иван Горбачёв - III урын. Егетләребезне котлыйбыз! фото: ДЮСШ "ОР"
-
Дөньяда иң бай кешенең исеме билгеле булган
Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос дөньяның иң бай кешесе санала. Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос тарихта дөньяның иң бай кешесе санала. Bloomberg мәгълүматлары буенча аның байлыгы 105,1 млрд доллар тәшкил иткән. Бу хакта, CNN телеканалына сылтама белән, ТАСС хәбәр итә. Bloomberg рейтингының икенче урынында Microsoft башлыгы Билл Гейтс (93,3 млрд...
-
Бәйрәм яллары китергән хәсрәт: вакытсыз өзелгән гомерләр, ятим сабыйлар, газизләрен җуйган әти-әниләр жәл
Ел башланырга да өлгермәде, Татарстан юлларында җиде кешенең гомере өзелде. Бәйрәм яллары арасында булган өч зур юл һәлакәте күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт, югалтулар алып килде. Бу фаҗигаләр турында халык әле дә тетрәнеп сөйли. Чистай юлында Татар Сарсазы авылы тирәсендә 5 гыйнвар көнне "Лада" белән «Митсубиси Лансер» автомобильләре маңгайга маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә,...