10 февраль 2014 яңалыклары
-
Лениногорскилылар "Җырлыйк әле" тапшыруына төшеп кайтты
Шушы көннәрдә бер төркем лениногорскилы Казанда "Җырлыйк әле!" тапшыруына төшеп кайтты. Катнашучылар сүзләренә караганда, җырлаганнар, гармунда уйнаганнар, шигырь сөйләп бар осталыкларын күрсәткәннәр. "ТНВ" каналыннан март урталарында күрсәтәчәкләр, ди.
-
Лениногорскилы Иван Панин Олимпиадада 12 февральдә чыгыш ясаячак
Якташыбыз Иван Панинның Сочидагы Олимпия уеннарында чыгыш ясавын итүземсезлек белән көтәбез. Трамплиннан беренче сикерешне ул 12 февральдә ясаячак. Аннары 20 февральдә җыелма команда составында чыгыш ясаячак.
-
Лениногорскилылар депутат белән очраша
17 февральдә Мәгариф йортында (Шашин урамы, 22 нче йорт) Тататрстан Дәүләт Советы депутаты Л.Иванов сайлаучылар белән очраша. Башлана 16.00 сәгатьтә.
-
Лениногорскилылар чаңгы ярышында республика чемпионы булды
Ярышларда Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Пермьнән һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты. 7-9 нчы февральдә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Пермьнән һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты. 8 нче февральдә чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык чемпионат һәм беренчелек...