10 март 2016 яңалыклары
-
Белеп торыгыз, Лениногорскида язгы ярминкә булачак
Ул 12 мартта Үзәк мәйданда иртәнге сәгать 8 дә башлана. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен җирле җитештерүчеләр, шәхси хуҗалыклар сатачак. Бәйрәм концерты да була.
-
Ике яшьлек кызын чегәннәргә биргән ананы эзлиләр
Күпмедер вакыт таборда яшәгәннән соң, нык авырып киткән сабыйны чегәннәр урамда калдырып китәләр. Бала суыктан чак исән кала. Аны Свияжскида табып алалар. Хәзерге вакытта сабый Казанның 1 нче шифаханәсендә ята. Ә волонтерлар аның анасын эзләү белән мәшгуль. Бу хакта «Эфир 24» хәбәр итә. Ханымның балалар йортында үсүе һәм хәзерге вакытта...
-
Лениногорскида ике яшүсмер бер егетне кыйнаган
Бу хәл шушы көннәрдә була. Балигъ булмаган 1998 елгы ике яшүсмер Садриев урамы, 25нче йорт янында тавыш-гауга куптарып, күрәлмаучанлык мөнәсәбәте аркасында башка берәүне, 1999 елгы яшүсмерне кыйнап ташлыйлар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Табибны атып үтерүдә гаепләнүче Мисбах картны бакчасына чыгармадылар
Бүген судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен җиткергән. Мисбах карт үзе дә яз җитү белән бакча эшләренә керешергә кирәклеге турында борчыла икән. Суд әлеге үтенечне кире кагып, Мисбах картны тагын 4 айга...
-
Районыбызда берәү авылдашын талаган
Аккүл авылындагы 1933 елгы пенсионерның өенә, ишеген ватып, карак керә. Акча урлап чыга. Тик аны тоталар, ул шушы авыл кешесе 1988 елгы ир-ат булып чыга. Карак гаебен таныган.
-
Дүртенче сыйныфлар "Эрудит"та көч сынашты
Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә район мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары "Эрудит" әдәби-интеллектуаль викторинасында көч сынашты. Биремнәрне үтәгәндә балалар үзләре укыган китап геройларын, әсәрләрнең эчтәлеген, авторларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен-әкиятләрне, мәкаль-әйтемнәрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары һәр эшне җентекләп тикшерделәр, сәнгатьле уку бәйгесен дә...
-
Түбән Чыршылыда “Ягез әле, ханымнар” бәйгесе узды (фотолар)
8 март халыкара хатын - кызлар көнен Түбән Чыршылы авылы халкы шаулатып, җыр - биюләр белән каршы алды. Бәйрәм үткәреләгән көнне Мәдәният йорты халык белән тулган иде. Чыршылының иң чибәр, иң уңган 12 хатын-кызы бәйгедә катнашты. Сыер да сава, бии дә, җырлый да, нәфис сүз белән дә тамашачының күңелен күрделәр....
-
Татарстанда 22 яшьлек бораулаучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанның Чирмешән районында "Гольфстрим" ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы үлеме буенча прокуратура таләбе белән җинаять эше кузгатылган. Шунысы ачыкланган: 1 март кичке 10нар тирәсендә Чирмешән районының Туймәт авылыннан 5 чакрым ераклыктагы бораулау эшләре алып барылган урында бораулау җайланмасын сүткәндә, шушы җайланманың гидравлик цилиндры "Гольфстрим" ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы өстенә төшә. Нәтиҗәдә,...
-
Көндәлек тормышта кирәкле берничә файдалы киңәш
Ипине полиэтилен капчыкта саклаган очракта анда дүрт-биш тишем ясарга онытмагыз. Болай эшләгәндә, ул күгәрмичә озаграк сакланачак. Киемдәге дезодарант табын аспирин бетерә. 2 төймә аспиринны 100 мл кайнар суда эретеп, киемнең буялган өлешенә шул эремәне сөртеп куегыз. Алюминий савыттагы көйгән ризык тапларын башта ярылган алма белән ышкыгыз. Аннары савытка суганлы су...
-
Якшәмбе Лениногорскида "Масленица" бәйрәме була. Килегез
13 мартта «Яшьлек» стадионында Масленица - "май чабу" бәйрәме узачак. Программада 10.00 - 12.30 - Атларда йөрү 11.00 - 13.00 -Тантаналы өлеше, бәйрәм концерты 11.40 - 12.40 - Балалар иҗаты йортының бәйрәм программасы 12.00 - 13.00 - Спорт ярышлары, аркан тару, гир күтәрү, армрестлинг 12.00 - 13.00 - «Ровесник» клубының...
-
Лениногорскилы Максим өченче урын алып кайтты
Пермь өлкәсе Чайковский шәһәрендә Россия яшьләре арасында узган трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча кышкы спартакиадада безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады. Беренче сикерүдә лениногорскилы Максим Сергеев алтынчы гына урында була, икенче тапкыр 97 метрга сикереп, "бронза" медаль ала. Ул икенче урын алган Мәскәү өлкәсе спортчысыннан ике очкога гына...
-
Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарганнар
Кичә Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә...
-
Рәмзия Габделхакованың китабы иң күп укылганнар арасында
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 314 китап катнашкан. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде. «Чәчмә әсәрләр» номинациясендә: 1 нче урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»; 2 нче урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез...