10 март 2020 яңалыклары
-
Юл сакчылары үзләре юл һәлакәтенә очраган
9 мартта юл иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре машинасы юл кырыена төшеп киткән.
-
Түбән Чыршылы артистлары бәйрәмгә шәп күчтәнәч әзерләде
8 март бәйрәме Түбән Чыршылы мәдәният йортында үзенчәлекле итеп үтте: бәйрәм һәм Бөек Җиңүнен 75 еллыгы уңаеннан, мәдәният йортында “Җидегән чишмә” театры коллективы Зәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” дип аталган спектаклен сәхнәләштереп күрсәтте.
-
Алты яшькә кадәр баласы булган эшсез әниләрне укытачаклар
Алты яшькә кадәр баласы булган һәм беркая эшләмәгән аналар өчен уку-өйрәнү, квалификация күтәрү курслары оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
-
Данир Сабировны КОТЛЫЙБЫЗ!
Танылган җырчы Данир Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
-
Белә идегезме? Кар суы тиресне алыштыра икән
Кайберәүләр яз җитәр алдыннан гына теплицага кар кертү турында уйлана башлый. Кар эреп беткәнче, дип. Дөрестән дә, бакчасы шәһәр читендә урнашкан кешеләр башкача булдыра да алмаска мөмкин. Әмма бу – бигүк дөрес түгел.
-
Лениногорскида тракторчы-машинистлар имтихан тапшырды
Лениногорск политехника колледжында С,D,E категорияле тракторчы-машинист курсларында укыган чыгарылыш укучылары арасында имтихан булып узды.
-
Лениногорск районы делегациясе Казанда узган бәйрәм чараларында катнашты
7 мартта Лениногорск районы делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына багышланды.
-
Халык санын алу эшендә катнашучыларга эш хакы күләме билгеле
Халык санын алу эшендә катнашкан кешеләргә эш хакы түләнәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.