10 апрель 2012 яңалыклары
-
Полиция көндәлеге
(31 март - 6 апрель) Әлеге чорда шәһәр һәм районда 14 җинаять теркәлгән. Пакетта - үлән, шприцта - сыекча 2 апрель 16 сәгать 50 минутта дежур частенда 1970 елгы егетнең чалбар кесәсеннән кара төстәге сыекча салынган шприц табылу турында гариза теркәлә. Шул ук көнне 18 сәгать 10 минутта Бәкердә 1984...
-
Балалар иминлеге
Сарабиккол мәктәбендә 16 марттан 2 апрельгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе уздырылды. Соңгы елларда республикабызда машиналар саны арта һәм юлларда йөрү машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн кискенләшә. Шуның нәтиҗәсендә, балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, укучыларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлегенә басым ясый....
-
Зәңгәр экраннардан тамашачы белән аралашып
20 ел элек Лениногорскида җирле телевидение тапшыруы эшли башлый. 1992 елның мартында телевидение студиясендә беренче трансляция була һәм шәһәр-район халкы телевизор экраннарыннан үзләренең дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен күрә. Башта бары гади үзешчән сәнгать концерты гына күрсәтелсә дә, әлеге вакыйганың мөһим булуы лениногорскилылар өчен ачык күренеп тора. Телекомпания өчен 20 ел -...
-
Спорт белән янәшә атлап
Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен яшьләргә дә, үсмерләргә дә мөмкинлекләр шактый. Боз сарае, трамплиннар, грек-рим көрәше, шахмат буенча спорт мәктәпләре, йөзү бассейны һәм башка сәламәтләндерү комплекслары эшли. Лениногорскины, чын мәгънәсендә, спорт шәһәре дип атап була. Күптән түгел әнә шундый үзәкләрнең берсе - "Атлант" спорт клубында булдым. Алдагы мәкалә шул турыда....
-
Егетләребез әзер
Һәр елны яз җиткәч, районыбызда хәрби хезмәткә яраклы егетләр арасында хәрби-кулланма спорт төре буенча спартакиада уздыру гадәте бар. Бу күркәм гадәтнең чираттагы муниципаль этабы "Яшьлек" спорткомплексында үтте. Анда 3 мәктәп һәм 2 уку йорты командалары көч сынашты. Ярыш Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, ДОСААФ автомәктәбе, хәрби комиссариат,...
-
Язгы күңелсезлек
Су басу буенча профилактик чаралар күрелүгә карамастан, шушы көннәрдә Сугышлы, Керкәле һәм Иске Писмән авылы халкына язгы күңелсезлек белән очрашырга туры килде. Бу авылларда берничә торак йортны, ишегалды корылмаларын су басты. Коткаручылар Сугышлыда 8 кешене, Керкәледә көймә белән өлкән яшьтәге бер парны эвакуацияләде. Авыл башлыклары хәбәр итүенчә, халыкны һәм мөгезле...
-
Һади Атласи рухын дәвам итүчеләр
Бөгелмә җәмәгатьчелеге, татарның күренекле тарихчы-галиме, мәгърифәтчесе Һади Атласига тугрылыгын раслап, аның эшчәнлегенә багышлап, чираттагы дүртенче фәнни-гамәли конференция үткәргән. Анда республиканың күп төбәкләреннән, Оренбург өлкәсеннән, Богырыслан шәһәреннән татар халкының мәртәбәле кунаклары булып, безнең шәһәрдән дә вәкилләр катнашкан. Милләтне яклау, аның хак тарихын халкыбызга ирештерүдә, туган телне укыту, рухи мирасны килер буыннарга...
-
“Кошлар көне”
Сугышлы мәктәбендә "Кошлар көне" бәйрәме узды. Аны VII сыйныф укучылары үткәрде. Алар "Бөтенесе кошлар турында" дигән төрле темаларны үз эченә алган телдән журнал әзерләгән. Шул ук көнне "Җимлек" акциясенә нәтиҗә ясалды. Әлеге эш буенча иң яхшы җимлек ясаучы һәм кыш айларында канатлы дусларны ашатучы укучылар җиңүче дип билгеләнде. Соңыннан аларга...
-
Туп тибә ир-егетләр
Казанда ир-атлар арасында мини-футбол буенча республика кубогына ярышлар тәмамланды. Ярышның башлангыч этабында 78 команда көч сынашты. Бөгелмәдә узган турнирда Лениногорск командасы финалга юллама алу бәхетенә иреште. Финал ярышында исә лениногорскилылар VII урынны алды.
-
Сәхнә – могҗизалар кыры
- Сөбеханалла! Болар бит Казан артистларыннан да уздыралар! - Киемнәрен генә кара син! Кайлардан алып-табып бетергәннәр шул хәтле затлы күлмәкләрне? Рәшит Шиһап исемендәге халык театрының Данил Салихов әсәре буенча куелган "Кызлар капкыны" исемле сатирик комедиясен карагач, тамашачылар әнә шулай сокланып, бер-берен уздырып, гаҗәпләнү катыш сөенү белән безнең артистларыбызны мактап күкләргә...
-
Чисталыкка битараф булмаска иде
1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында һәр муниципалитетка шәһәр һәм район урамнарын чүп-чардан арындыру бурычы йөкләнде. Сишәмбе исә санитар көн буларак билгеләнеп, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә урамнарны тәртипкә китерү бурычы йөкләнде. Тирә-ягыбызның чисталыгы без, газет хезмәткәрләрен аеруча борчый. Шуңа урамнарны чүп-чардан арындыру мәсьәләсен аерым контрольгә алдык. Узган сишәмбе...