10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорск районында күпер ремонтланган
Лениногорск-Карабаш юлында Мошкара елгасы аша күпер ремонтланган. Аның барышында күпергә керү юлына яңа асфальт салынган. Реконструкция 2014 елда башланып, проектировщигы «Транспроект» җәмгыяте, генподрядчигы - «Мосты РТ» җәмгыяте. Күпернең озынлыгы - 28,8 метр.
-
Россиядә яшәү минимумы арткан
РФ Хөкүмәте 2014 елның икенче кварталында бер кешелек яшәү минимумын раслаган. Хәзер ул 8192 сумны тәшкил итә. Бу узган кварталга караганда, 6,6 процентка күбрәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. 2014 елның беренче кварталында яшәү минимумы 7688 сумны тәшкил иткән. "Россия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләмен 2014 елның икенче кваралына...
-
"Ландыш"ка – нәкъ алтмыш
"Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы "Ландыш" балалар сәламәтләндерү лагере 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар җыелды. "Татнефть" җәмгыятендәге барлык лагерьлар арасында "Ландыш" - иң олысы. Ул 1954 елның 5 маенда пионер лагере буларак оеша. Шул вакыт эчендә барлыгы 50 меңгә якын бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан....