10 октябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскиның Сугышлы һәм Юлтимер авылларында яшәүчеләрне нәрсә борчый?
Халык җыеннарының чираттагысы шушы көннәрдә Юлтимер белән Сугышлы авылларында үтте. Юлтимер - Сугышлы авыл җирлегенә караучы авыл. Очрашуга килүчеләр авылның мәдәният йортына җыелып, җитәкчеләргә үзләрен борчый торган иң актуаль мәсьәлә - су һәм юлсызлык проблемаларын күтәрде. Халыктан яңгыраган мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек нәкъ менә шушы өлкәгә кагылды. Авыл халкы урамы-урамы...
-
Лениногорскилыларга грипптан прививка ясатырга кирәк
Шәһәр һәм районда грипп авыруына каршы профилактика эшләре быел сентябрь аенда ук башланган. Санитария-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр. - Әлегә районда хәл уртача, тик һәр очракка да әзер булып тору кирәк, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк. - Шәһәр һәм районда бүгенгесе...
-
Лениногорскида иң яхшы азан әйтүчеләр яши
Бөгелмә шәһәрендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр арасында "Иң яхшы азан әйтүче" бәйгесе узды. Анда мәчетләрдә оештырылган курсларда белем алучылар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәтенең рәсми сайты. Бәйгедә лениноногорскилылар уңышлы чыгыш ясаган. Нәтиҗәләр буенча, Гадел Гыйләҗев (8-18 яшьлекләр арасында) I урын алган, 19-60 яшьлекләр арасында Хәлил Галиев...
-
Лениногорскида бәрәңге һәм чөгендер алу дәвам итә
Яңгыр еш яву сәбәпле, быел районыбыз кырларында бәрәңге һәм шикәр чөгендере уңышын җыеп алу соңга калды. 10 октябрь мәгълүматларына караганда, "икенче икмәк"- бәрәңге 1 мең 381 тонна казып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 144 центнер тәшкил итә. Тагын 32 гектар мәйданнан гына җыеп аласы калган. Шикәр чөгендере 47,5 мең тонна алынган....