10 октябрь 2015 яңалыклары
-
12 – 18 ОКТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада тормышыгызда кискен үзгәрешләр көтелә. Аларның нинди булуы үзегездән тора. Берәр эш башлагансыз икән, аны ахырына кадәр җиткерегез. Менә күрерсез, сезгә уңыш елмаячак. Сезгә карата мәкерле уй-фикердә булган кешеләр булырга мөмкин, сак булыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атна җиңелләрдән булмас. Атна башыннан кәефегез төшер, тирә-яктагылардан канәгатьсезлек кичерерсез....
-
Акчаны уйлап тотарга киңәш итәләр
Россия Икътисади үсеш министрлыгы бик бик үк сөенечле булмаган фаразлар ясый. Ведомство аналитиклары фикеренчә, якындагы вакытта россиялеләргә керем үсешенә исәп тотарга кирәкми. Әле алай гына да түгел - начарга әзерләнеп торырга кирәк. Керемнәр кими барачак һәм 2018 елда россияленең уртача кереме 2014 елга караганда да кимрәк булачак. http://intertat.ru сайтыннан
-
Лениногорск табиблары грипптан прививка ясатырга кирәк, диләр
Мэриядә узган санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышы гриппка каршы вакцинацияләү мәсьәләсенә багышланган иде. Табиблар китергән саннарга караганда, быелның көз чорында 7 мең баланы гриппка каршы прививкалау планлаштырылган. Балаларны һәм студентларга прививка 15 сентябрьдән ясала башлаган. Хәзерге вакытта ул планның 63 процентын тәшкил итә. Әмма, күпчелек ата-аналар каршы булганга, бу эш...
-
Рәисә Фәтхуллинаның «Дети войны» китабының икенче басмасын тәкүдим итү кичәсе үтте
Әбиләр чуагының матур бер көнендә өлкән буын белән чыгарылыш сыйныф укучыларын берләштергән очрашу узды. Ул көнне ветеран-укытучы Рәисә апа Фәтхуллинаның «Дети войны» китабының икенче басмасын тәкъдим итү кичәсе үтте. Автор китапны яңа фактлар һәм хикәяләр белән баеткан, ә нәшрият хезмәткәрләре китапның тышын, бизәлешен яңарткан. Үзәк китапханә белән «Ярмарка» нәшрият йорты...
-
Укучы букчасы 4 килограммнан артмаска тиеш
Депутатлар мәктәп укучылары өчен кулланылышка һәр фәннән өй һәм мәктәп өчен икешәр дәреслек кертмәкче була. Һәрхәлдә, Россия Дәүләт Думасының гаилә комитеты рәисе урынбасары Ольга Епифанова шундый тәкъдим белән чыккан. Үз тәкъдименең урынлы булуын исбатлап, депутат төрле дәлилләр дә китерә. Әйтик, Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең тәкъдиме...