10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск гөмбәчеләренә киңәшләр
- Гөмбәне яңгыр явып киткәннән соң ук җыймагыз, андый гөмбә тиз бозылучан була. - Гөмбә ашы тәмле булсын өчен эресе белән вагын бергә салып пешерергә кирәк. Эре гөмбәләр шулпага тәм бирсә, ваклары аңа хуш ис кертә. - Яңа җыйган гөмбә кыздыру өчен, ә икенче көнгә калганы шулпалы ашка әйбәт була....
-
Лениногорскида атказанган нефтьче Малик Сәлимов вафат
7 октябрьдә 89 яше белән барганда, республика нефть промышленностеның атказанган хезмәткәре, шәһәрнең мактаулы гражданины Малик Халик улы Сәлимов арабыздан китеп барды. Ул Тимәштә туып үскән, күп еллар нефть өлкәсендә хезмәт иткән кеше. Шактый еллар район һәм шәһәр ветераннар советын җитәкләде, актив тормыш рәвешен алып барды. Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының...
-
Яшь лениногорскилылар паспорт алды (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәребезнең Никахлашу сараенда яшь лениногорскилылар өчен күңелле вакыйга булды: аларга беренче документ - паспорт тапшырылды. Шәһәр мәктәпләрендә укучы, укуда, спортта алдынгы урыннар яулаган егет-кызларга тантаналы төстә, кулларын кысып, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк тапшырды. Укучылар тәүге документ алулары белән шат, киләчәктә дә сынатмабыз, илнең лаеклы...
-
Сайтыбыздагы тавыш бирүдә беренче урында Урмышлыдан Өлфәт Абдуллин бара, аннан Сугышлы һәм Шөгер бераз калыша, әйдәгез, активрак
Лениногорскилылар, "Көзге муллык" бәйсендә тавыш бирү дәвам итә. Актив катнашуыгызны көтеп калабыз! http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/9200-leninogorskilyilar-igtibar-k%D3%A9zge-mullyik-b%D3%99ygesend%D3%99-tavyish-bir%D2%AF-bashlandyi.html - шушы сылтама белән конкурсантлар белән таныша аласыз. Тавыш бирү баш биттә сул як баганада эленгән! Әлеге вакытка тавыш бирүдә беренче урында Урмышлыдан Өлфәт Абдуллин: http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/poll/23-2016-10-06-12-56-55.html
-
Лениногорск картингистлары кабат сынатмады
8 октябрь көнне Баулыда картинг буенча ачык Чемпионат узды. Бирегә көч сынашырга Казан, Лаеш, Уруссу, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Алабуга, Яр Чаллы, Сарманнан кырыктан артык спортчы килгән иде. Шулар арасында Лениногорскиның "Профессинал" командасы III урын яулады.
-
Илнар Сәйфиев: «Хатыным белән бергә уйнап үстек»
Халык күңеленә ул «Талбишек» җыры белән килеп керде. Һәр кеше йөрәгенә үтеп керерлек тема, ул җырны яратмый мөмкин түгел. Ә Илнар Сәйфиевнең моңлы тавышын?! Аңа да битараф калып булмый. Кыскасы, җырчы ягымлылыгы, сөйкемлелеге, халыкчан мәгънәле җырлары һәм сандугачтай тавышы белән тиз арада үзе янында тамашачысын җыйды. - Илнар, гаиләгез белән...
-
Лениногорскида Ленин һәйкәлен юдылар (фотолар)
Узган якшәмбе шәһәрнең үзәк мәйданында "Чисталык акция"се үтте. Бирегә килгән волонтёрлар һәм катнашырга теләк белдергән лениногорскилылар Ленин һәйкәлен юдылар. Акзактан чараны оештыручылар "Шифа" сәүдә челтәре һәм Яшьләр һәм спорт эшләре идәрәсе акциядә катнашучыларны бүләкләделәр.
-
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гастрольгә барганда кызык тамашага очраган (фото)
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм «Гүзәл-Илдар» җыр театры директоры Илдар Хәкимов тамашачыларын сюрпризлар, яңалыклар белән сөендереп кенә тора. Әле берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле челенджлар дисеңме, әле яңа җырлар, клиплармы, йә булмаса шаккатмалы бәйгеләрме - Гүзәл белән Илдардан яңалык көт тә тор! Шушы көннәрдә җырлы гаилә чираттагы кызыклы тамашага тап булган:...
-
Эштән киткәннәргә пенсия ничек түләнә?
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионер эштән киткән очракта, ул пенсиясенең индексацияләнеп килгән иминият өлешен бары өч айдан соң гына алырга хокуклы. Әйтик, сез май аенда эштән китү турында гариза язгансыз икән, акчаны өч ай узгач, 1 сентябрьдән соң гына алачаксыз. Сүз уңаеннан, Россия Финанс министрлыгы еллык керемнәре...
-
Лениногорскилылар, бәйгедә тавыш бирәбез!
Лениногорскилылар, "Көзге муллык" бәйсендә тавыш бирү дәвам итә. Актив катнашуыгызны көтеп калабыз! http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/9200-leninogorskilyilar-igtibar-k%D3%A9zge-mullyik-b%D3%99ygesend%D3%99-tavyish-bir%D2%AF-bashlandyi.html - шушы сылтама белән конкурсантлар белән таныша аласыз. Тавыш бирү баш биттә сул як баганада эленгән! Элеге вакытка тавыш бирүдә беренче урында Урмышлыдан Өлфәт Абдуллин: http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/poll/23-2016-10-06-12-56-55.html
-
Ни өчен Ришат Төхвәтуллин клиплар төшерми?
-Соңгы вакытта бик күп җырчыларның клиплары табадан төшеп кенә тора. Тик менә яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллинның гына клиплары телевизор экраннарында бер дә күренми. Моның сәбәбе нидә икән? Шуны беләсебез килә иде. Ясминә, Казан шәһәре Укучыбызның әлеге соравына Ришат болай дип җавап бирде: -Чыннан да бу безнең кул җитеп бетмәгән бер...
-
Бүген Лениногорскида нинди һава торышы көтелә?
Татарстан Гидрометеорологи һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 3-8 градус җылы...
-
Хәерле иртә!Эш атналарыгыз уңышлы башланып китсен!