10 ноябрь 2016 яңалыклары
-
"Әни янында рәхәт" конкурсына фотолар кабул итү тәмамланды.
Бәйгегә фотолар кабул итү тәмамланды. Конкурста катнашырга 19 кеше теләк белдерде. Тавыш бирү 11 ноябрьдән башлана. Сайттыгы яңалыкларны күзәтегез. Тавыш бирергә әзерләнә торыгыз.
-
Район башлыгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен котлый
Сез үзегезгә катлаулы һөнәр сайлагансыз. Тәртип һәм законны саклау - бик мактаулы эш. Хезмәтегезне намуслы башкаруыгыз сәбәпле, район һәм шәһәр халкы тыныч шартларда яши һәм эшли. Эшегезгә җаваплы каравыгыз, антыгызга тугрылыгыгыз өчен чын күңелемнән рәхмәтемне әйтәм. Сәламәтлек, куанычлар, гаилә иминлеге телим. Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры
-
Татарстанда барган хәлдә машина шартлаган
Чаллыда барган килеш машинаның көпчәге шартлаган, аннан йөртүчесе идарәне югалткан, ә машина баганага бәрелеп шартлаган. Коткаручылар автомобильдән ир кешене чыгарганнар, ул хастаханәгә озатылган. Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, һәлакәткә очраучы комага киткән. http://shahrikazan.com/
-
Марат Башаров милли йолаларны үтәп яши
Марат Башаров белән аның сөйгәне Елизавета Шевыркова гаиләсендә быел җәй малай туды. Алар аңа мөселманча итеп исем куштырган булганнар. Шушы йола вакытында мулла әлеге парга никахсыз яшәүнең гөнаһ икәнен аңлаткан. Шуннан соң яшьләр никах та укыткан. «Без мөселманча никах укыттык. Мулла өйгә килде. Бәйрәм тантаналы шартларда узды. Билгеле ки, хәмер...
-
Лениногорскида тагын игезәкләр туган
Бу атнада шәһәребезнең тагын бер гаиләсендә игезәк балалар туды, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән. Александр һәм Екатерина Кшининнар гаиләсен тулыландырып, уллары Глеб һәм кызлары Стефания дөньяга килде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларга туу турында таныклык тапшырып, нарасыйларның сәламәт булып үсүләрен, әти-әниләренә сабырлык теләде.
-
Конкурста тагын бер катнашучы: Ләйсән Смирнова - Лениногорскидан
Улы Тимур һәм кызы Ангелина белән:
-
Лениногорскида күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак сертификаты тапшырылды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды. Әлеге документ федераль бюджет хисабыннан тораклы булу мөмкинлеге бирә. Сертификат "Жилище на 2015-2020 годы" федераль программа нигезендә тапшырылды. Күчеп кайтырга мәҗбүр булган, һәр биш ел саен миграция хезмәтендә статусларын раслап торучы мондый гаиләләр...
-
Көн фотосы
Розалия Мостафина фотосы
-
«Чәйнек»ләрнең тизлеге - 70тән артмаска тиеш, ә мотоцикл йөртүчеләгә 110 белән «куарга» ярый
Яшь автоһәвәскәрләргә автомобиль тизлеген сәгатенә 70 километрдан арттырырга, ватылган башка транспорт чарасын "буксир"га алырга ярамаячак. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, төзәтмәләр Хөкүмәт каравына тапшырылган. Канун проекты гамәлгә кертелсә, мотоциклчыларны сөенеч көтә: автотрассаларда мотоцикл тизлеген хәзерге 90 урынына сәгатенә 110 километр тизлеккә җиткерергә рөхсәт ителәчәк. Транспорт чарасын...
-
"Әни янында рәхәт" бәйгесенә Лениногорскидан Рушания Хәсәншина кушылды
Рушания Хәсәншина әлеге фотоны "Әнием гөлләре" дип атаган.
-
Лениногорскилыларга 10 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен Этот день характерен желанием изменить свою жизнь, освобождением от прежних сковывающих связей и обременительных обязанностей. Появляется склонность осуществлять представления, принимать решения с силой воли, что мешает объективно смотреть на самого себя, так как "Я" сравнивается с умом, трудно взглянуть на себя со стороны. Решать ее придется срочно и оперативно,...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!