11 февраль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилылар конкурста катнашыгыз
Юбилейлар елы уңаеннан Мәдәният идарәсе һәм Мәснәви Хәертдинов исемендәге Балалар рәсем мәктәбе муниципаль конкурслар үткәрелүе турында игълан итә. Лениногорскилылар " 2015 ел - Җиңүнең 70 еллыгы" дигән темага рәсем сәнгате тарихы буенча муниципаль олимпиадада һәм шәһәребезнең 60 еллыгына багышланган "Минем балачак шәһәрем" рәсем конкурсында катнаша ала. Конкурсның шартлары һәм кагыйдәләре...
-
“Бердәм Россия” партиясе “Җитмеш Җиңүче йөзе” фотопроектын ачып җибәрә
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе "Җитмеш Җиңүче йөзе" фотопроектын ачып җибәрде. Аның геройлары - ветераннар, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәге. Фоторәссам Фәрит Гобәев Татарстанның бөтен районнарында булып, ветераннарны фотога төшерәчәк. Аларның фотосурәтләреннән Казанда күргәзмә оештырылачак. 70 ветеран фотосурәтеннән торган альбомны, беренче чиратта, аларның...
-
Лениногорскиның бер кибетендә куллану вакыты чыккан товар сатылган
Быел республика Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт органына куллану срогы чыккан товар сатылу очрагы турында җиде гариза килде, дип хәбәр итәләр әлеге бүлектән. Мондый азык-төлек товарлары сатылган кибетләр исемлеге дә билгеле. Исемлектә Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнары кибетләре белән беррәттән Лениногорскиның "Сезам" кибете дә бар. Әгәр сез дә куллану срогы...
-
Гашыйклар көнендә Лениногорскида кавышучылар бармы?
14 февраль көнне - Гашыйклар көнендә Лениногорскида 6 пар кавышачак. Шулай ук, башкалабыз Казанда Гашыйклар көнендә 123 пар кавышачак. Әмма аларның саны тагын да артырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппараты. "Казан" гаилә үзәгендә 69 пар никахлашачак. Һәр пар "валентинка", туй фотолары белән магнит һәм тере курчаклар һәм...
-
Мәктәпләрдә көн саен Россия гимнын җырлый башларга мөмкиннәр
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган. "Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу позитив башлангыч", - диде министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк. Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган. Төбәк ведомствосы боерыгы нигезендә, Калуга укучылар 2015 елның...
-
Лениногорскида болытлы көн
Бүген Лениногорскида болытлы көн. Урыны белән кар явуы ихтимал. Тепратура көндез -2 -8 градус булса, төнлә -4 -8 градуска кадәр булачак. 14 февраль көнне аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явачак. Температура көндез -9 -5 градус, төнлә -7 -11 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. 15 февраль көнне...
-
Әлмәттә табиблар ярышып атыша
Әлмәт районында сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләрнең традицион ярышлары - спартакиадасы дәвам итә. Күптән түгел ак халатлылар төз атуда көчлеләрне ачыклаган. Әлегег ярышта 14 дәвалау-профилактика оешмасыннан утызлап медицина хезмәткәре көч сынашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң төз атучылар булып район шифаханәсенең табиб-инфекционисты Дамир Солтанов белән кан үзәге шәфкать туташы Зифа Галимова танылган....
-
Социаль караклардан саклан
Ел башыннан Казанның полиция хезмәткәрләренә социаль караклык турында берничә мөрәҗәгать кергән. Җинаятьчеләр бер үк схема буенча эшли - кемгә дә булса туганы яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар, юл-транспорт һәлакәтенә таруы турында хәбәр итәләр һәм проблеманы чишәр өчен акча кирәк булуын әйтәләр. Киң таралган икенче ысул да бар: җинаятьчеләр...
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Хөснетдиновка – 90 яшь
Лениногорск районы Урдалы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган, олы шәхес, хөрмәтле укытучы-ветеран, Касыйм Хөснетдиновка - 90 яшь. Шушы уңайдан мәктәбебездә ветеранны котлап "Без сугышны әле онытмадык!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Касыйм абыйны котларга балалары, хезмәттәшләре һәм укучылары җыелган иде, дип хәбәр итә Урдалы мәктәбе сайты. Кичәне 9 сыйныф...
-
Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә «Россиянең бөек полководчылары” викторинасы
5 нче мәктәпнең VI сыйныфында белем алучылар арасында "Россиянең бөек полководчылары" дип исемләнгән викторина үткәрелде, дип хәбәр итә 5 нче мәктәп сайты. Ул укучыларда патриотик тәрбия айлыгы һәм тарих декадасы кысаларында узган. VI сыйныфта укучы һәр команда үзенең белемле булуын күрсәтте. Командалар арасында кызу-кызу ярышлар барды. Викторинаның җиңүчесе итеп 6...