11 февраль 2016 яңалыклары
-
Буада Сөләйман хәзрәт Зариповны эзлиләр
Юкка чыккан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләшергә дип Казан, Ульяновск, Самара һәм башка регионнардан Буага волонтерлар агыла. Алар район буенча турле участокларга бүленеп эшлиләр. Казаннан хәтта "Яңа гасыр" телеканалының "Семь дней» тапшыруын төшерүче группа да килгән, дип хәбәр итә "Байрак" газетасы. Кичә редакциягә Сөләйман Зариповның улы Габделкәрим килеп, ярдәм сорап газетага...
-
Алабугада "дуңгыз гриппы"ннан ике айлык бала үлгән
Әлеге күңелсез хәл төнге сәгатьләрдә булган. Бу хакта "Новая Кама" яза. Ике айлык бала Чаллы хастаханәсендә үлгән, диелә. Бала Алабугадан китерелгән була. Әлеге чыганакка табиб-эпидемиолог Наталья Ларина хәбәр иткәнчә, балада "дуңгыз гриппы" - A(H1N1) булуы ачыкланган. Бу - Алабуга өчен беренче очрак. Чыганак:http://intertat.ru/tt
-
Сарабиккол ветеринар пунктында эткә стерилизация ясадылар (ФОТОЛАР)
Бүген Сарабиккол ветеринар пунктына җиде районның ветеринар-белгечләре семинар-укуга җыелды. Биредә Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән, Ютазы районнарыннан килгән участок ветеринар пунктлары белгечләре каршында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов чыгыш ясады. Хәзерге вакытта котыру чире белән көрәшү юлының берсе - эт һәм мәчеләргә стерилизация...
-
Зәй-Каратайдагы чаңгы узышы
-
Балык сайлаганда берничә киңәш
Балык сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Ят, начар исле, шәлперәйгән, өслеге ябышкак булуы балыкның түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтә. Әгәр дә базарда яки кибеттә балыкны сату урыны суыткыч белән җиһазланмаган булса, алар кагыйдәләрне боза. Чөнки туңдырылган һәм пешереп-туңдырылган балык 18 градус салкыннан югары булмаган урында сакланырга тиеш. Балык пресервлары 0...
-
Куркыныч җинаятьчене Казанда тотканнар
Киров өлкәсе колониясеннән Казанның Әмирхан урамында яшәгән, 20 елга хөкем ителгән куркыныч җинаятьче - Игорь Музалевскийның качуы турында хәбәр ителгән иде. Бүген иртән, Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы арендалап торучы фатирда Рэмбо кушаматлы куркыныч җинаятьче - Игорь Музалевскийны кулга төшергәннәр. Ул каршылык күрсәтмәгән. Аның үзе белән 800 мең сум акчасы да...
-
Иске Шөгер кызлары-апалары әнә ничек кыздыра (фото)
Кышкы озын кичләрне файдалы уздыра хәзер искешөгерлеләр. Атнасына ике тапкыр кичләрен тренажер залга киләләр, шулай ук сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә аэробика белән шөгыльләнәләр. Аны Динара Гумилевская алып бара. Молодцы!
-
Лениногорскида берәү грипп эләктергән
Февральнең беренче атнасында район һәм шәһәрдә ОРВИ белән авыручылар саны 541 гә җиткән, бер кешегә грипп, ике кешегә пневмония диагнозы куелган. Мондый төр авыруларның күтәрелеш чорында шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһим, ди табиб - эпидемиолог Рамилә Мөхәммәдиева. Кулларны ешрак һәм сабынлап юарга, бүлмәне ешрак җилләтергә, битлекләрдән файдаланырга кирәк, кеше күп...
-
Кичә Казан үзәгендә чыккан янгынның сәбәбе билгеле
Гадәттән тыш хәл йорттагы бер фатирда эретеп ябыштыру эшләре башкару аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин җиткергән. Әлеге эш йортның 5 нче катындагы фатирда башкарылган. Фатир хуҗасы караватны эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль булган. Очкын идәндәге такта ярыгына төшкән һәм...