11 февраль 2017 яңалыклары
-
Бәйгегә Куакбаштан Сөләймановлар кушылды, алар менә ничек ял итә
Әтиләре- Илсур,уллары - Ильвир, кызлары - Ильвина - менә ничек бергәләп ял итәләр. Алар - конкурсыбызның чираттагы катнашучылары. Тиздән тавыш бирү башланачак. Кайчан һәм ничек тавыш бирергә икәнен хәбәр итәрбез.
-
Лениногорскиның яңа мәчетенә исем табу буенча конкурс игълан ителде
Лениногорскида яңа мәчет төзелеп бетеп килә (Адресы: Садриев урамы, 99нчы йорт). Тиздән ул ачылачак, шул уңайдан мәчеткә иң яхшы исем табу буенча конкурс игълан ителә, дип хәбәр итә "Ислам в Лениногорске" төркеме. Конкурс өч этапта үтәчәк: 1 этап продлится до 17 февраля. В нем могут принять участие все желающие. Для...
-
Лениногорскилылар дәррәү чаңгыга басты (фотолар)
Бүген 500гә якын шәһәрдәшебез "Россия чаңгы юллары-2017" массакүләм чаңгы ярышларында катнашты. Чаңгы-таякларын күтәреп, "Яшьлек "стадионы мәйданчыгына халык иртәнге тугыздан ук агыла башлады. Ул бәйрәмчә атмосферада һәм кызыклы үтте.Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләп, күңелле яллар теләде һәм уку йортлары, предприятиелар арасында булып узган чаңгы ярышларының җиңүчеләренә Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр...
-
Таһир абый Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Февраль Төн йокысы кыскаруга Көннең яктысы арта Тәрәзәгә кояш карый Күңел урамга тарта. Иң кыска айны- февральне Әйтче кемнәр сөймәсен. Каптырмыйча йөрим бүген Тунның өске төймәсен. Февральдән соң март киләсен Бөтенесе дә белә. Башта бүрек авырайды, Никтер саласы килә... Каргаларны юксыналар Таллардагы оялар. Түбәләрдән шуып төшәр Кардан сырган юрганнар. Җаныңа...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Илфак миңа проект буларак караган, ә мин аны яраттым…»
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышында әлегә барысы да ятышлы түгел икән. Ник дигәндә, ул тормыш иптәше Илфак Шиһапов белән аерылу процессын гына түгел, җырларын бүлешү эшен дә алып бара. Белүебезчә, Илфак Шиһапов махсус Илсөя Бәдретдиновага язып бирелгән җырларын хәзер аңа башкарырга рөхсәт итми. Үзенең яңа программасы белән чыгыш ясарга әйтә. «Үземнең...