11 февраль 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде. Балаларга беренчел диагноз -...
-
Арча районында утыздан артык бала агуланган
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Арча районындагы бер мәктәптә күпләп балалар агулануы ачыкланган. Бу хактагы хәбәр "Татар-информ"га шаһитлар сүзеннән билгеле булды. Агентлык чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы да шушы урта мәктәптән. Хәзерге вакытта утыздан артык бала агуланган булуы билгеле. Зыян күргән балаларның...
-
Айсылу Габдинова Илфак Шиһаповның идеясын тормышка ашырган
2 февраль көнне башланган әлеге көрәш 1 ай дәвам итәчәк. Җырчылар шул вакыт эчендә 5 килога ябыгырга тиеш. Кем ябыкмый, шул үзенең бер хит җырын Казанның Бауман урамында, эшләпә белән акча җыеп җырлаячак. Бүгенге көндә Айсылуның авырлыгы - 57, Рәниснеке - 78 кило. - Бәхәскә корылган әлеге ябыгу идеясен кем...
-
Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган. "Татар-информ"га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга киткән. Таудан шуганда, чана астына зур таш...
-
Әлмәттә янгын чыккан йорттан 26 кешене коткарганнар
Янгынны сүндергәндә, идәндә ятучы 58 яшьлек хуҗабикәгә тап булганнар. (Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 26 кешене коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Тельман урамындагы биш катлы 28а йорттагы фатирларның берсендә төтен чыгу турындагы...
-
Сезгә акча тиешме, үзегез дә саный аласыз
Лениногорск районы һәм шәһәре буенча пенсия фондды идарәсе ана капиталыннан айлык акчаны алу буенча мөрәҗәгать иткәнче, гаиләнең уртача керемен үзе дә исәпли алуын хәбәр итә. Анда гаиләнең акчалата алган кереме исәпләнә. 1. Заработная плата, премии; 2. Пенсии, пособия, оплата больничных, стипендии, алименты; 3. Выплаты пенсионных накоплений правопреемникам; 4. Компенсации, выплачиваемые...
-
Банан бәлеше
Кирәк: 3-4 банан, 100 грамм катнашмай, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 бал калагы камыркүперткеч, 1 бал калагы ванильле шикәр, пычак очында тоз, 150 миллилитр сөт. Бананнарны әрчеп, чәнечке белән изегез. Йомшарган майга шикәр комы салып, болгаткыч белән туглагыз һәм катнашмага банан измәсен салып, яхшылап болгатыгыз....
-
Чистайда соры кар яуган, белгечләр ни ди?
Соңгы арада яуган кар, чистайлыларны борчыды. Ап-ак кар урынына соры кар яуды, дип яза "Чистопольские известия" сайты. Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы Рафис Әхмәтҗанов менә ни дип җавап биргән. - Мондый мөрәҗәгатьләр Чистай гына түгел, Алексеевск һәм Аксубай районнарыннан да килде. Без урынга барып, проба...
-
Лениногорск яшьләрен конкурста катнашырга чакыралар
Февральдә яшьләрнең иҗади инициативаларын тормышка ашырырга юнәлдерелгән бөтенроссия конкурсы старт алды, аның финанслау күләме 275 млн. сум. Анда Россия гражданы булган 14 - 30 яшьлекләр катнаша ала, берничә номинация бар: - нәфис сәнгать (рәссам, скульптор, сәнгать белгечләре, фоторәссамнар, оста куллылар, музей хезмәткәрләре, ); - әдәбият һәм тарих (язучы, шагыйрь, тәнкыйтьче,...
-
Апа кеше бертуган энесен пычак кадап үтергән
«Казанда 44-яшьлек ханым, пычак кадап, бертуган энесен үтерде,» - дип хәбәр итә ТР Госвардия бүлеге пресс-бүлеге. //KAZANFIRST// Вакыйга Кызыл октябрь урамында урнашкан йортта булган. Кичке аш вакытында туганнар сүзгә килгәннәр, һәм апа кеше бертуган энесенә пычак чәнчегән. 39-яшьлек ир-ат кеше вакыйга урынында вафат булган. Хәзерге вакытта хатын-кыз кулга алынган, аңа...