11 март 2015 яңалыклары
-
Казанда янучы "Адмирал" сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләрнең саны 8гә җиткән
Зыян күрүчеләрнең 1се Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре җимереклекләр астыннан йолып алынган. 14 сәгать 50 минутка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгынны сүндерү барышында, дүртенче керү урыны ишелгән. Хәзерге вакытта кешеләрне өемнәр астыннан чыгару дәвам иттерелә. Звян күрүчеләрнең берсе - Гадәттән тыш хәлләр...
-
Мәктәпләрдә — яңа дәрес
Росия Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым һәм Севастопольнең Россия составына кертелүенә бер ел булу уңаеннан тематик дәрес эшләгән. "Без бергә" дип аталучы дәрес Россия мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары өчен каралган. Министрлык төбәкләргә әлеге дәрес күрсәтмәсе һәм эчтәлеген җибәргән инде. Мәктәп укучыларын борынгы чордан алып, бүгенгә кадәрге Кырым тарихы белән таныштырачаклар....
-
"Ак Барс"ның көндәше билгеле
Гагарин кубогы өчен көрәшнең 1/8 финал раундында Екатеринбургның "Автомобилист" командасын откан "Ак Барс" хоккейчыларының чирек финалдагы көндәше билгеле булды. Ул - Омскиның "Авангард" командасы. "Авангард" хоккейчылары 7 нче матчта Казахстанның "Барыс" командасын 3:1 исәбе белән отты. Беренче ике уен Казанда 13-14 мартта уза. 1/4 финал раундында очрашачак парлар: ЦСКА (Мәскәү)...
-
Руль артында тәмәке тартуны тыю турында сөйлү
Россиянең яшьләр берлеге Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисе Евгений Москвичевка мөрәҗәгать белән чыккан. Алар канунга үзгәрешләр кертеп, руль артында тәмәке тартуны тыярга чакыра. Яшьләр берлеге әгъзалары фикеренчә, Юл йөрү кагыйдәләре руль артында техник җайланмасы булмаган телефоннан сөйләшү кебек үк, тәмәке тарту да куркыныч тудыра. Ул йөртүченең игътибарын читкә юнәлтәчәк....
-
Кискен тын юлы авыру очраклары кимегән
Узган атнада - 2-8 март көннәрендә Казанда 8930 кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 10 мең кешегә 76,8 кеше туры килә дигән сүз. Шунысы сөендерә: узган атна белән чагыштырганда, авыру 17,2 %ка кимегән. Ләкин авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 10,4 %ка югары. Шушы ук вакыт эчендә Татарстанда...
-
Сак булыгыз: Африка чумасы
Хәзерге вакытта Россиядә Африка дуңгыз чумасы белән бәйле вәзгыять шактый киеренке булып кала бирә. Яз җитү белән бергә әлеге мәсьәләнең актуальлеге тагын да арта. Шуңа күрә республиканың Россельхознадзор идарәсе вәкилләре дуңгыз асраучыларны сак булырга чакыра. Билгеле булганча, әлеге чир белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Африка чумасын уята торган вирус...
-
Тиздән Кояш тотылу күренеше күзәтеләчәк
Быел тулысынча Кояш тотылу, язын була торган көн белән төн озынлыгы тигезләшүенә бер тәүлек кала, күзәтеләчәк. КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков сүзләренә караганда, Казанда аның 0,57 өлешчә фазасы күзәтеләчәк, ягъни, Кояш дискының яртысыннан күбрәген Ай каплаячак. Шуны да билгеләп узу кирәк: Татарстан башкаласында тулысынча...