11 март 2017 яңалыклары
-
Яшелчәләрдән салат
Әзерләүдә кирәк: - 2 кыяр; - 2 кишер; - 1 алма; - 1 помидор; - 100 г яшел салат яфраклары; - 1 стакан каймак; - ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе); - 1 бал кашыгы шикәр комы; - тәменчә тоз. Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп...
-
Лениногорск мәчете командасы - өченче
Бүген Баулы шәһәрендә көньяк-көнчыгыш мәчетләре командалары арасында волейбол уеннары узды. Безнең Лениногорск командасы "Сәлам" кубогына булган уенда өченче урын алган. Афәрин, егетләр!
-
Лениногорскида Миләүшә Идиятова концерты була
25 ел сәхнәдә булуына багышлап районыбызның танылган җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре лениногорскилыларга концерт куячак. Ул 18 март көнне сәгать 18.00 дә башлана. Билетлар Мәдәният сарае кассасында сатыла, 200 сум.
-
Тимәш мәктәбенең элеккеге директоры иртәгә юбилеен билгеләп үтә
Хәлил Хуҗа улы Шәрипов... Бу исем Тимәш урта мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланып үскән егет, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих һәм филология факультетына укырга керә. Уку дәверендә үзен бик актив һәм җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче студент буларак күрсәтә, уку йортын уңышлы гына тәмамлый. Югары белемле...
-
Лениногорскида "Тапшырылмаган хатлар”ны күрсәтәчәкләр
Мәдәният сараеның зур залында 13 мартта 13:00, 16:00, 18:30 сәгатьтә "Тапшырылмаган хатлар" фильмы күрсәтеләчәк. Исегезгә төшерәбез, Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильм исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшерелгән. Фильмның продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, андагы проблемалар хәзерге вакытка да бик актуаль. Бездә фильм 3...
-
Шөгерле Лилия Гильмановага "Ана даны" медале бирелде
Ул биш бала анасы. Ире Наил белән Иске Шөгер авылында яшиләр. Айнур, Илнур, Айсылу, Илназ һәм Айзиләнең яраткан, кайгыртучан әнисе. Лилия "Бәкер" шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, ире Наил - укытучы. Медальне аңа Мәдәният сараенда хатын-кызлар көне уңаеннан үткән бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков тапшырды. Котлыйбыз! Ул моңа бик...
-
Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән яшь гаиләләргә торак алу буенча дәүләт ярдәм итәчәк
Министрлар кабинеты 2017 елда авылда торак квадрат метры бәясен раслады. «Татарстанда 2017 елга социаль түләү күләме хисабыннан авылда торак квадрат метры бәясен раслау турында»гы карар нигезендә, авылда яшәүче яки яшәргә һәм эшләргә кайтырга теләк белдергән яшь гаиләләр, яшь белгечләргә торак төзелешенә яки сатып алуда дәүләт ярдәме квадрат метрга 24,3 мең...
-
Лениногорск пенсионерлары, белеп торыгыз: яңа урында да түләнәчәк
Пенсиядәге кеше яшәү урынын Россия территориясендә алыштырган очракта, аның пенсия эше (түләү кәгазе) почта аша яңа яшәү урынына күчерелә, дип хәбәр итә Пенсия фондының Лениногорск идарәсе. Яңа урынга килгәч, Россия Пенсия Фонды территориаль органы гражданның мөрәҗәгатен терки, аннары элек яшәгән урынындагы Пенсия фондына запрос җибәрәләр. Шушы сорауга нигезләнеп, өч көн...
-
Лениногорск коткаручылары язгы бозга ышанмагыз, ди
Язын боз елга, буа, күлдәге боз аша чыгу - куркыныч. Бу чорда аеруча сак булыгыз, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Лениногорск буенча бүлеге. Шуны истә тотыгыз: текә ярга басып боз китүен күзәтмәгез. Убылып төшеп китүегез ихтимал. Язын плотина, дамбалардан йөрүе дә куркыныч. Язын боз йомшый, аның ныклыгы кими. Мондый...
-
Лениногорск музеенда бүген кызыклы күргәзмә ачыла
Шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда 11 мартта сәгать 11дә күргәзмә ачыла. "Хатын-кызлар дөньясы" ("Мир женщин") дип атала ул. Бер ай дәвамында биредә әлеге темага картиналар, рәсемнәрне карарга булачак.