11 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорск "Йолдызчыклары" балалар гимнастика фестивалендә катнашып кайтты
Апрель башында башкалабыз Казанда гимнастика буенча III балалар «Olympico Bаby Cup 2017» фестивале узды. Анда 1300 дән артык 2004-2012 елларда туган яшь спортчылар катнашты. Алар Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илдән (Казахстан, Киргизия, КНР) килгән иде. Шулар арасында Лениногорскиның 1нче балалар спорт мәктәбеннән "Йолдызчыклар" командасы да бар иде. Лия Хәбибуллина,...
-
Лениногорскида ике бала фатирда бикләнеп калган
Шәһәрнең Садриев урамындагы йортларның берсендә 12 яшьлек кыз-бала белән 5 яшьлек энесе фатирда бикләнеп калганнар. Әти-әниләре ишекне ачтыра алмагач, "112" хезмәтенә шалтыратканнар. МЧС хезмәткәрләре ишекне ачканнар. Балалар исән-сау, зыян күрмәгәннәр, дип хәбәр ителә kazanfirst.ru сайтында.
-
Лениногорскида мини-футбол буенча шәһәр чемпионаты узды
31 март- 9 апрель аралыгында "Яшьлек" спорткомплексы залында мини-футбол буенча Лениногорск чемпионаты узды. Анда 16 команда катнашты. Нәтиҗәдә шәһәр чемпионы "Ремонтник" командасы булды, "Штурм" - икенче, "Триумф" командасы - өченче булды.
-
"Лениногорские Вести"да яңа җитәкче
"Лениногорские Вести" газетын хәзер яңа редактор Светлана Ежова җитәкли. Моңа кадәр ул "Әлмәтнефть" идарәсенең "Нефтяник" газеты редакторы булып эшләгән (2006 елдан алып). "Лениногорские Вести"ның егерме ел баш редакторы булган Анатолий Кондратьев лаеклы ялга китте.
-
Татарстанда зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә
Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный. Татарстан юлларында вакытлыча - 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнә. Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте. Спикер билгеләп үткәнчә, язгы чикләүләр - мәҗбүри кабул ителгән...
-
15 апрельдә агач утырту айлыгы башлана
15 апрельдә Татарстанда урман утырту айлыгы башлана. Бу чорда республика урманнарында - 2 мең гектарда, шуңа өстәп авыл хуҗалыгына яраксыз җирләрдә, чокырлы урыннарда тагын 2 мең гектар мәйданда агачлар утыртылачак. 29 апрельдә исә республика күләмендә агач утырту көне үткәреләчәк. http://zainsk-rt.ru/
-
Лениогорскиның 3D кинотеатрында 6-12 апрель аралыгында күрсәтеләчәк фильмнар (афиша)
1.Мульт в кино. Выпуск №50, 0+ Сеанс:9:00 сәг. Бәясе: 50с. 2. 3D «Смурфики: затерянная деревня», мультфильм, 6+ Сеанс:10:50 сәг. Бәясе: взр.150 с./дет.100 с. Сеанс:14:20 сәг. Бәясе: взр.170 с./дет.150 с. 3. 3D «Босс молокосос», мультфильм, 6+ Сеанс: 12:30 сәг. Бәясе: взр.170 с./дет.150 с. 4. 2D "Время первых», приключения, триллер, 6+ Сеанс:16:00...
-
Шәһәрдәшебез Мария Дмитриевна Степановага 95 яшь
Мария Дмитриевна тумышы белән Иске Каук авылыннан. 12 яшеннән колхозда олыларга ярдәмгә чыга. Сугыш елларында яшүсмер Мария атлар карый, урак өстендә комбайнер булып эшли. Сугыштан соң авыл советына эшкә керә. Шәһәргә ире белән 1954 елны күчеп киләләр. Шул елдан алып пенсия яшенә кадәр Мария Дмитриевна "Лениногорскнефть" идарәсе УТТ-1да хезмәт куя....
-
Лениногорскида "ЛОГОС" үзәге студентлар белән тренинг үткәрде
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, КАИ базасында "Логос" үзәге белгечләре студентлар өчен стресс һәм депрессияне профилактикалау буенча тренинг үткәрде. Ул "Минем күңелемдәге гармония" дип аталды. Аның максаты студентларны стресс хәләтеннән конструктив чыгу юлларын табарга өйрәтү иде. Яшьләр күнегүләрдә бик теләп һәм кызыксынып катнашты.
-
Синоптиклар бүген 13 градуска кадәр җылы булачагын фаразлый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, бүген алмашынучан болытлы һава сакланачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез төньяк районнарда яңгыр булуы ихтимал. Татарстанда һава температурасы төнлә -0..+2, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+13 градус булачак. http://tatar-inform.tatar/
-
Шөгердә волейбол буенча шәһәр Чемпионаты узды
8-9 апрельдә Шөгердә волейбол буенча шәһәр Чемпионаты узды. Ветераннар командасы беренче урында, икенче урында ЛТС волейболчылары, авыл яшьләре командасы өченче булды.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Уңышлы көннәр сезгә!
Көннәр аяз, күңелләрдә яз булсын!