11 июнь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида су керергә ярамый
Лениногорск районы һәм шәһәре сулыкларында су керү тыела, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге. Аларның торышы санитар таләпләргә җавап бирми, анда массакүләм инфекция авырулары килеп чыгу куркынычы бар, ди белгечләр. Шул уңайдан "Коену тыела!" дигән аншлаглар куелачак.
-
Лениногорскилылар, соравыгыз булса – килегез
25 июньдә Мәгариф йортында Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Любис кызы Удачина халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон - 5-04-13 ( 21 июньгә кадәр).