11 июнь 2017 яңалыклары
-
Зәй-Каратайда Россия көнен билгеләп үттеләр (фотолар)
ЗӘй-Каратай авылы мәдәният йорты каршында урамда "Без бердәм, без көчле " дип аталган бәйрәм концерты булды. Концертта авыл талантлары һәм Лениногорск шәһәреннән артистлар чыгыш ясады.
-
Лениногорскида тагын бер чишмә чистарды (фотолар)
10 июнь көнне 8нче мәктәп волонтёрлар отряды шәһәрдәге чишмәне чистартты. Ул 7нче микрорайонда урнашкан (55 квартал). Анда күпме чүп-чар булганын түбәндәге фотолардан карагыз. Әлеге чишмә бер оешма карамагында да түгел, шуңа чистартырга кеше дә юк, волонтерлардан кала. Быел Экология елы икәнлеген истә тотып, лениногорскилылар әйләнә-тирәдәге чисталыкка, тәртипкә битараф калмаслар дип...
-
Бәйгебездә беренче катнашучы: Лениногорскидан Илдар Мостафин
Илдар 11нче гимназиядә укый һәм "Волонтёр" движениясендә актив катнаша.Төрле чаралар,бәйрәмнәр, акцияләр оештыра һәм башкаларга оештыруда ярдәм итә. Үзенекен генә түгел, башка балаларларның балачагын күңелле итәргә тырыша.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берәү үлгән (фотолар)
Бүген Чистай районында "ВАЗ 2107" машинасы "КАМАЗ"га бәрелеп, өч кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Казан - Оренбург трассасының 146нчы километрында булган һәлакәт турындагы хәбәр килеп ирешкән. 46...
-
"Виноградинка” салаты
Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әчтерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк булачак. Әзерләү: майонезга изелгән сарымсакны, чикләвекне салып бутарга. Тавык ботын, груша һәм сырны кубиклап турарга һәм югарыдагы ысул белән бутарга. Килеп чыккан массаны...
-
Сорау-җавап
"Балаларны ничә яшькә кадәр җәмәгать транспортында бушлай йөртергә була? Шәһәрара да, шәһәр транспорты да кызыксындыра". Фәрхәнә. Пассажирларны җәмәгать транспортында йөртү турындагы килешүне көйләгән РФ Гражданнар кодексының 786 маддәсенә ярашлы, транспорт белән кулланучы һәр олы пассажир балаларны льготалы яки түләүсез йөртергә хокуклы. Җәмәгать транспортларына шәһәр троллейбуслары, автобуслар һәм трамвайлар керә. Гражданнар...
-
Урамда ишеткәннәрдән...
- Ул агарган чәчләрен буяп йөрүче, көне-төне сериаллар караучы, бәйрәмнәрдә йөз граммны тотып куючы һәм төннәрен авыл халкына аракы сатучы чын татар карчыгы иде... ****************** - Хезмәт хакы бирделәр, малай. Күрше белән бер көн эчәбез, ике көн эчәбез, бер атна... Инде м акча да бетте, һаман эчәбез. енә ичмасам хезмәт...
-
Кичә Лениногорскида авария булган
Кичә көндезге сәгать 3нче яртылар тирәсендә шәһәрнең Ленин һәм Моряков урамнары кисешендә ике җиңел машина бәрелешкән. Зыян күрүчеләр юк, - дип хәбәр ителә МЧС сайтында.
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: файдалы киңәш
Оеклар тишелмәсен дисәгез. Быел җәй өстән җылы киемнәр төшмәс кебек тоела. Капрон оек-колготкалар да һаман актуальлеген югалтмый - суык. Ул колготка дигәннәре хатын-кызның шактый бюджетын суырып тора. Ертылмаучы, "күзе китмәүче" колготка - һәр гүзәл затның хыялыдыр. Бу хакта галимнәр дә, халык үзе дә баш вата. Капрон колготкалар озаграк хезмәт итсен...
-
Лениногорскилылар, бүген яшенле, бозлы яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда - томан. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җил көчәергә мөмкин. Төнлә иң түбән температура +9..+14, көндез иң югары температура - +20..+25 градус булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы...
-
Лениногорскилылар, Пенсия фонды кисәтә: уяу булыгыз!
Таныш түгелме? Кем булуын белегез Белеп торыгыз, пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми. Кабул итү бары тик бүлекчәләрнең клиент хезмәтләрендә алып барыла. Әгәр таныш булмаган кеше ишегегезне шакып, таныклыгын күрсәтсә, аны яхшылап тикшерегез.
-
Асаф Вәлиев өйләнгәнен ишеттегезме?
Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевның буйдаклыгы темасы татар матбугатында 90 елларда бик популяр иде. Җырчыны әллә кемнәргә "өйләндереп" бетергәннәр иде ул вакытта. Аннары, "Асаф буйдак егет" дигән белән килешеп булса кирәк, җырчыны тынычлыкта калдырдылар. Хәзер бу тема кабат баш калкытты. Асафның "чынлап" өйләнүе турында халык арасында имеш-мимешләр йөри башлады. Хәер,...
-
Булмас димә! Мотоциклыннан 12 миллион сум акча төшеп калган
Ике миллион сумы аңа кире кайткан. Ә менә калган акчаларны рәхәтләнеп бөтен шәһәр кешесе җыйган. Санкт-Петербург полиция бүлегенә 40 яшьлек мотоциклчы мөрәҗәгать итә. Тизлекне арттырып барган вакытта аның букчасыннан 12 миллион сум акчасы төшеп калган. Әмма бу кеше никтер полициягә ике көн узгач кына килә. Төшеп калган акчаларның ике миллион...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Кояшлы көннәр, күңелле яллар сезгә!