11 июль 2014 яңалыклары
-
Лениногорскилылар «Наша Республика: Гордимся и Любим» фотолар бәйгесендә катнаша ала
Әлеге конкурс Татарстанлыларга республиканың чын йөзен күрсәтәчәк. Акциянең оештыручылары «Команда 2013» һәм «Кадровлар резервы», ә идеясен Татарстан Президенты әйткән. Татарстанны медиатрендка әверелдерәчәк кызыклы идея, проектның инициаторы Президент булуы аеруча әһәмиятле, - ди волонтерлар белән эшләүче департамент җитәкчесе Александр Карпов. - Безнең күрсәтерлек һәм горурланырлык әйберләребез күп. Конкурста барлык теләүче дә...
-
ЮХИДИ башлыгы Лениногорскида кабул итә
15 июльдә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Лениногорск районы эчке эшләр бүлегендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов гражданнарны кабул итәчәк. Язылу өчен телефон: 2-72-31
-
Локмановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале
Урмышлы авылында яшәүче Локмановлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Әлеге тантана шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә үтеп, бәйрәм төсе алган. Ирле-хатынлы Локмановлар 26 ел бергә яши, күп еллар мәдәният йортында эшлиләр. Авылдашларына алар күркәм эшләре, игелекле гамәлләре белән билгеле.
-
Лениногорскида яшәүче хезмәт ветераны Мөсәвәрә Садыйковага – 90 яшь
Бу көннәрдә шәһәрдәшебез Мөсәвәрә Садыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хезмәт ветераны ил һәм район җитәкчелегеннән котлау кабул итте. Аллага шөкер, үз аягында йөри, барысын да хәтерли. Үзе Чирмешән районы Туймәт авылында туган ул. Тик гомеренең алтмыш елы безнең шәһәрдә үтә. Шәһәрнең төзелгән генә вакытларын бик яхшылап хәтерли....