11 июль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскиның балалар хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре бара
Балалар хастаханәсе - капиталь ремонтланучы мөһим объектларның берсе. 1978 елда төзелгән әлеге объектның моңа кадәр үз гомерендә бер тапкыр да ремонт күргәне булмаган. Балалары белән дәваланучылар белә инде: анда шартлар бөтенләй диярлек юк иде. Ремонттан соң хастаханә танымаслык булып үзгәрәчәк. Тышкы кыяфәтенең бөтенләй башка төс алуын инде хәзер үк күреп...
-
Фирдүс Тямаев ни өчен "Татар җыры"нда катнашмавы турында сөйләде
Шушы көннәрдә татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев ТР Мәдәният министрлыгының Мактаулы грамотасына лаек булды. Ул Фирдүскә Нурлат шәһәрендә тантаналы рәвештә тапшырылган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык. - Үзем өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды. Миңа шундый югары бәя биргәннәре өчен министрлык вәкилләренә зур рәхмәтләремне җиткерәм. - Фирдүс,...
-
Лениногорскиның Мәдәният сарае яңарыш кичерә
Илле еллык тарихы булган әлеге мәдәният учагы тулысынча яңарыш кичерә. Биредә ике төзелеш оешмасы - "Универсалстрой" (генераль подрядчы) һәм "Крафтпласт"(субподрядчы) җәмгыятьләре капиталь ремонт белән шөгыльләнә. Алар түбәне алыштырган инде, фасадын җылыткыч материал белән тышлап, аны штукатурлап, буйыйлар. Эчке ягында барлык инженер-техник коммуникацияләр, тәрәзәләр алыштырыла. Кайбер урыннарда өлешчә планировка үзгәртелә. -...
-
Яңа Иштирәктә яшәүче Ильяс Гыйбадуллин - оста кул да, уңган ир дә
Ильяс Гыйбадуллинның 13 яшенә алып биргән тракторына 25 елдан артык вакыт узса да, ул бүген дә өр-яңа кебек. Аңа тузан кунарга ирек бирмичә карап, эшләтеп кенә тора хуҗасы. Алай гына түгел, Т-16 тракторына төрле җайланма, агрегатларны үз кулы белән ясап куйган, хәзер ул хуҗалыкта универсаль техника, менә дигән булышчы. Яңа...
-
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында
Менә тугыз ел шәхси хуҗалыкларга бирелә торган льготалы кредитның процент ставкаларын каплау буенча субсидияләр бирелә. Әлеге мөмкинлектән районыбызда меңнән артык кеше файдаланды. Шуның бәрабәренә шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары артты, каралты-куралар төзелде яисә ремонтланды, мал саны артуга да ярдәме тиде. Авыл халкы өчен тагын бер яңалык: республика хөкүмәте...
-
Сарабикколда яшәүче Галия апа Әхмәтова турында
Сарабикколга Галия апа Әхмәтова янына баргач, 65 яше алдыннан нинди хисләр кичерүе турында сорашам. - Әй иркәм, соңгы арада аяклар бераз подводить итә бит әле. Шпилькалы туфлиләремне киеп булырмы инде дип борчыла да башладым, - ди. Үземнең чүәк сыман аяк киеме кигәнемә хәтта бераз уңайсызланып киттем. Кияр әле, Ходай язса,...