11 июль 2017 яңалыклары
-
Пальтоны кул белән юу буенча КИҢӘШ
Быел җәй соңарып килде. Көннәр суык торды, яңгырлар еш яуды. Язгы җылы киемнәрне тиешенчә җилләтеп, юып алып куярга да мөмкинлек булмады. Ниһаять, көннәр җылытуга таба бара. Калган эшкә кар ява ди, болай да тоткарланып торган эшне хәзер эшләп куярга да була. Курткаларны кер юу машинасында курыкмыйча юасың. Ә менә пальтоны...
-
Татарстанда минималь хезмәт хакын арттырганнар
Хәзер ул 8 252 сумны тәшкил итә. Әмма якын киләчәктә ул 600 сумга артырга тиеш. Инде тиешле килешүгә кул куелган. Шулай итеп минималь хезмәт хакы 8 мең 848 сум булачак. http://www.almet-rt.ru
-
"Зәй -Каратай: Матур яшәр өчен ничек яшәргә"
Зәй-Каратай авылы турында "Татарстан" журналы яза. Язма "Зәй-Каратай: матур яшәр өчен ничек яшәргә" дип атала. Аны түбәндәге сылтама аша кереп укый аласыз: http://protatarstan.ru
-
Татарстан синоптиклары иртәгә томан һәм яшенле яңгыр булачагын хәбәр итә
Иртәгә, 12 июльдә, республика территориясендә урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил белән яшенле яңгыр көтелә. Казанда һава торышы үзгәрү төнлә булуы ихтимал. Төбәктә төнлә һәм иртән томан төшәр, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. http://tatar-inform.tatar
-
Дөньякүләм Шоколад көне
Бүген, 11 июль, дөньякүләм Шоколад көне. Әлеге бәйрәм 1995 елда Франция билгеләп үтелә башлый. Тиз арада башка илләр дә әлеге тәмле бәйрәмне үз итте. Шоколад ясау рецепты борынгы ацтеклар уйлап таба. Европага аны испан конкистодорлары "алып кайта". ХХ гасырга кадәр Европада шоколад деликатес булып саналган. Аны аристократлар гына ашаган. Шоколадка...
-
Татарстан гаиләсе Төркиядә Коксаки вирусы ияртеп кайткан
Чаллы гаиләсе Төркиядәге ялларын болай кызганыч тәмамланыр дип башына да китермәгән. Ханым социаль челтәргә курорттагы хәлне аңлатып, башкаларны кисәтергә уйлаган. Аның сүзләренә караганда, отельдә ике баласы да авырып китә. Берсенә 7, икенчесенә 1 яшь. - Вирус бик куркыныч. Тән температурасы 40 ка кадәр күтәрелә, куллар, аяклар, тәнне тимгел баса. Тамак...
-
Лениногорскида авария
WhatsApp челтәре кулланучылар хәбәренчә, хәзерге минутларда шәһәребезнең Чайковский урамында (КРС каршында) юл-транспорт һәлакәте булган. Юлларда сак булыгыз, исән-имин йөрегез!
-
Бүген җиргә куркыныч яный: зур астероид бәрелмичә үтеп китәрме?
Бүген11 июльдә Җир яныннан эре астероид очып үтеп китәчәк. Аның үтү вакыты кичке сәгатьләрдә дип билеләнсә дә, иртәрәк булуы да бар. МС4 астероидының диаметры 250 метрны тәшкил итә. Әлеге һава җисеме сәгатенә 75 километр тизлек белән үтеп китәчәк. Астероидны гади күз белән күреп булмый.Җирдән ул 2,9 миллион километр ераклыкта узачак....
-
Беләсезме-юкмы, чеби, каз, үрдәк бәбкәсе сатып алган өчен, сыерларга укол кадаткан, кан алдырган өчен дә субсидия алып була
Эш башлаучы фермерлар, гаилә фермерлары, кооперативлар үзләренә тиешле субсия һәм грантлар турында ишетсә дә, авыл халкы аннан бихәбәр. Әйтик, каз-үрдәк асраган өчен дә, профилактик ветеринария хезмәтләре өчен дә субсидиягә дәгъва кылырга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде. Субсидия...
-
Лениногорскилылар, сөенче: яңгырлар туктый, кояшлы матур, җылы көннәр килә!
Ниһаять яңгырсыз, җылы көннәр килә! Бүген иртән Татарстанның күп төбәкләрендә үләннәрдә чык тамчылары ялтырады. Бу көннәр яхшырачак, дигәнне белдерә.Синоптиклар 13 июльдән яңгырлар туктый, дип әйтәләр. Һава температурасы атна ахрына 24-29 градуска кадәр күтәрелмәкче. Аңа кадәр кыска вакытлы яңгырлар явачак, күк күкрәп, яшен яшьнәячәк. Әле җәйнең уртасы гына белгечләр елга-күлләрдә су...
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды (фото)
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Лениногорск ЗАГС бүлегендә зурлап билгеләп үттеләр. Ул көнне Никахлашу сараена шәһәр һәм районда ике дистә елдан артык бергә гомер итүче парлар чакрылган иде. Бәйрәмдә 64 ел бергә гомер иткән Верхозиннар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Александр Платонович һәм Татьяна Степановна...
-
Ике ай эчендә 29 кеше фаҗигале төстә үлгән
418 кеше хастаханәдә әле дә дәвалана. Май-июнь айларында Татарстанда 353 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак. Россиядә исә ел башыннан 7418 авария булган. Аларда 1515 кеше үлгән,17735 кеше төрле имгәнүләр алган. http://almet-rt.ru
-
сабантуй
-
11 июльгә һава торышы
11 июль. Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндезен республиканың күпчелек территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшен. Җил тотрыксыз, яшен вакытында 15-18 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13˚. Көндезен +18..+23˚. http://intertat.ru