11 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск пенсионерларына 5әр мең сум акча биреләчәк
Бер тапкыр бирелүче компенсация - 5 мең сум пенсионерларның 2017 ел январь ае пенсиясенә өстәләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте карар кабул иткән. Аны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза язу кирәкми. Компенсация Россия Пенсия фонды аша пенсия алучы һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче пенсионерларга биреләчәк. 2016 елда...
-
Иртәгә Лениногорскида салкын һәм дымлы һава торышы булачак
Иртәгә, бәйрәм көнне шәһәр һәм районда һава торышы әллә ни үзгәрми. Көндез +12, кич белән +8 градус булачак. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин, җил көчле түгел.
-
Карабаш тирәсендә бер машина фура астына кергән
Фаҗига бүген көндез була. Җиңел машина йөртүче фура астына килеп керә, бу турыда МЧС сайты хәбәр итә. Социаль челтәрдәге фотоларга караганда, машина йөртүчене чыгару өчен коткаручылар хезмәте кирәк булган.
-
Бүген 2001 елның 11 сентябрендә АКШта булган терактта һәлак булучыларны искә алу көне
Теракт нәтиҗәсендә 3 мең кеше үлгән, 6 меңләп кеше зыян күргән иде. Бүген Америка Кушма Штатларында 2001елның 11 сентябре терактында һәлак булучыларны искә алу уңаеннан тынлык игълан ителәчәк. Нью-Йорк шәһәрендә ул алты минут дәвам итәр дип көтелә. Матәм чаралары бу көнне ил буйлап үтә, дип хәбәр итә "Российская газета". Кичә...
-
Эремчекле шарлотка рецепты
Кирәк булачак: 2 йомырка, 50 г он, 30 г шикәр комы (ванильный), 2 зур алма, эремчек (0%), 5 г разрыхлитель. Пешерү тәртибе: Йомыркага шикәр комы кушып яхшы итеп, күбекләнгәнче болгатырга. Он, разрыхлитель салып, тагын бераз болгатырга. Барлыкка килгән массага, болгата-болгата, эремчек салырга. Алмаларны чистартырга һәм, шакмаклап турап, камырга кушарга. Майланган...
-
Лениногорскилылар, тиздән Боз сараенда тимераякта шуарга мөмкин булачак.
17 сентябрьдә шәһәребезнең Боз сараенда массакүләм тимераякта шуучылар өчен сезон ачылачак. Шимбә көнне кичке 5тән 9га кадәр, якшәмбе көнне 2дән 4кә һәм 6дан 9га кдәр шуарга мөмкин. Бәйрәм һәм каникул вакыты өчен аерым график бар. Бер сәгать шуу балалар өчен 70 сум булса, олыларга 100 сум. Шулай ук биредә тимераякны...
-
Лениногорскида парклар көне уңаеннан бәйрәм узды(фотолар)
Бүген лениногорскилылар Парклар һәм скверлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты. Һава торышы бозылып торса да, бәйрәмгә чыгып күңел ачарга теләүче кешеләр бар иде. ТОСлар тарафыннан оештырылган Җиңү паркында музыка тавышы тынмады. Бәйрәмгә килүчеләр артистларга кушылып җырлады, биеде, уеннарда катнашты,бүләкләр отты.
-
Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: бер кеше үлгән (+фотолар)
Кичә Татарстанның Югары Ослан районында Р-241 автомобиль юлының 9нчы чакрымында Никольский бистәсе тирәсендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте була. Әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, биредә "Тойота" һәм "Нива" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике машина да җитди зыян күрә: ут капкан "Тойота"ны янгынчылар ярдәмендә сүндерәләр, "Нива" исә чын...
-
Бензин бәясе тагын артачак
Акцизларның икеләтә артуы бензин бәясендә инде октябрь аенда ук чагылыш табачак. Әлегә исә бәяләр бер дәрәҗәдә ягулык запаслары шактый булу аркасында гына саклана. Финанслар министрлыгы бензин бәясенең литры уртача 1 сумга артачак. 7 сентябрьдән Татарстан «заправка»лары өчен тәкъдим ителгән бәяләр: АИ-80 литр өчен 33,4 сумнан артмаска, АИ-92 -34сумнан югарырак булмаска,...
-
Лениногорск мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме була
Иртәгә - 12 сентябрьдә шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә балалар өчен бәйрәм булачак. Ул кичке сәгать 4тә башлана. Биредә учакта пылау пешереләчәк, балалар өчен төрле викторина-уеннар оештырылачак.Теләүчеләр батутта сикерәчәк. Бүләкләр күп булачак, ди оештыручылар
-
Бүген гөнаһлар гафу ителә торган көн
Быел Гарәфә көне 11 сентябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә әйтелгәнчә, "Хаҗның иң төп арканнарының берсе - Гарәфә көне, Гарәфәт тавында басып дога кылу. Нәрсә сорасагыз да, Аллаһ Тәгалә һәрбер доганы кабул итә, һәрберсенә җавап бирәчәк", - ди. Шуңа да Гарәфә мөселманнар өчен бик дәрәҗәле көн. Татарстан мөфтие урынбасары...
-
Ришат Төхвәтуллин, Elvin Grey Лениногорскига килергә җыена
Әлеге яшь, әмма инда күпләр яратырга өлгергән артистлар көз аенда сольный концертлары белән янә Лениногорскига килергә җыена. Ришат төхвәтуллинныкы -19 сентябрьдә. Elvin Greyныкы - 7 октябрьдә. Бу хакта аларның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә мәгълүмат пәйда булды. Концертлар Мәдәният сараенда узачак.
-
Лениногорскилылар, бүген парк бәйрәменә килергә онытмагыз!
11 сентябрьдә парклар һәм скверлар көне билгеләп үтелә, бу уңайдан шәһәрдә шактый күп чаралар узачак. "Балерина" фонтаны -уен программасы, викторина, үзәк китапханә ачык һавада шигырь һәм чәчмә әсәр сөйләү оештыра, аквагримм - 10.00-13.00. Нефть монументы -фольклор коллективлар чыгышы - 12.00 - 13.30 - балалар концерты, викторина - 15.00 -16.00 -...
-
Торбаларыбыз кайчан җылыныр?
Татарстанда инде киләсе атнада җылы бирә башлаулары ихтимал. Җылыту сезонына әзерлек инде тулысынча диярлек тәмамланган. Торбалар 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8 градус сакланганда бирелә дигән норма булса да, соңгы елларда әлеге күрсәткечкә артык игътибар итмиләр. - Җылылык бирү турындагы карарны үзегез кабул итегез - вәзгыятькә, кеше мөрәҗәгатьләренә карап....