11 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорскилылар карабодай бетәр, дип курка
Бу көннәрдә шәһәрдә карабодай ярмасы белән бәйле хәлләр булып ята. Кеше, нишләптер, күпләп ала, әллә арта микән, ише сорауларга нокта куелды. Бүгенге көнгә шәһәрдәге күп кенә азык-төлек кибетләрендә ул юк иде инде. Булганнарында кыйммәт. Мәсәлән, "Пятерочка"да 900 гр. пакет 59 сум 80 тиен, "Магнит"та 70 сум тирәсе тора. "Торос-молоко" кибетендә...
-
Кагылмасаң, кыңгырау чыңламый
"Без татар телен саклап калу турында шулкадәр күп сөйлибез: инде бу еллар эчендә сарык та татарча сөйләшә башлар иде. Ләкин татарлар акрын кыймылдый", - дигән иде бер чыгышында Туфан абый Миңнуллин. Әйе, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Гасырлар буена камилләшкән, әмма бер бөек милләт булдыру чорында кысрыклап чыгарылган татар...
-
Сугыш ветераны юбилее
Якташыбыз, сугыш ветераны Рассадкин Михаил Платоновичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, Михаил Платонович көр күңелле һәм тормышны ярата торган кеше. Яшьли әтисез калып, алар ачлыкны да ялангачлыкны да күргән, 18 яшендә Бөек Ватан сугышына алына. Ленинград, Украина фронтларында сугыша, Польшаны азат итүдә катнаша, җиңүне Берлинда каршы...
-
Лениногорск беренчеләре мәдәният белән таныша
Бүген республикада, шул исәптән Лениногорскида "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» проектының беренче этабы старт алды. Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә әлеге чараны үткәрү хакында сөйләшү булды. Аннан аңлашылганча, беренче сыйныф укучылары музей, тарихи урыннар белән танышачак, хис-кичерешләрен көндәлеккә язып барачак. Ел ахырында бәйгегә нәтиҗә ясалып, бүләкләр тапшырылачак.
-
Лениногорскилы наркотик белән тотылган
"Наркотикларга - юк" операциясе кысаларында, хокук сакчылары тарафыннан 27 яшьлек лениногорскилы тоткарланган, дип хәбәр итә Җәза үтәү федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе сайты. Тикшерү вакытында аның кесәсеннән наркотиксыман матдәгә охшаган ике кечкенә төргәк килеп чыга. Тагын бишне ул эшли торган предприятиенең ярдәмче бүлмәсеннән табып алалар. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре әлеге төргәкләрдә...