11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз Раил Гыйззәтуллин җиңгән тапшыруны карарга онытмагыз
Шушы көннәрдә Раил Казандагы ТМТВ каналында бара торган "ЖырлаОКе" тапшыруында катнашып кайткан икән. Танылган яшь йолдыз Фирдүс Тямаев алып баручы әлеге тапшыруда ул катнашу гына түгел, җиңгән. Диплом белән бүләкләнгән. Иске Шөгер егете Раил Гыйззәтуллин катнашындагы әлеге тапшыруны 15 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә, 17 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә hәм 19 ноябрьдә 20.00...
-
"Коммуналь өлкә хезмәткәре" 47 мең сум урлаган
Пенсионер яшьтәге әби-бабайларны Лениногорскида һаман алдау дәвам итә. Күптән түгел, 1932 елгы пенсионер әбинең фатирына берәү коммуналь өлкә хезмәткәре дип кереп, аның 47 мең сум акчасын урлап чыга. Шулай ук, ике кыз да, Пенсия фонды хезмәткәрләре дип алдап, 1927 елгы пенсионер әбинең фатирыннан 45 мең сум акчасын һәм алтын әйберләрен...
-
Лениногорскида берәүнең машинасыннан радар, навигатор "аякланган"
Лениногорск шәһәре Гагарин урамының бер йорты янында бер хуҗаның "Ваз-2106" машинасыннан радар, навигатор, магнитофоны "аякланган". Машинагызны карап торыгыз, кешенең шәхси милкенә кызыгучылар күп. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Бүген Муса Җәлил премиясен тапшырдылар (Исемлек)
Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр. Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган...
-
Өч кечкенә бала янып үлгән
Бүген көндез шәхси йортта чыккан янгында өч бала янып үлде. Аларның иң кечкенәсенә бер, олысына дүрт яшь. Бу хәл Саратов өлкәсендәге бер авылда була. Фаразларга караганда, балалар өйдә үзләре генә булганнар. Тикшерү бара. Балаларын югалту өстенә өлкәннәрне җавапка тартырга да мөмкиннәр. Фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклыйлар. http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11743-%D3%A9ch-kechken%D3%99-bala-yanyip-%D2%AFlg%D3%99n.html
-
Лениногорскилылар шахмат турнирында “алтын” һәм “бронза” яулады
Лениногорскиның 8 нче мәктәбендә республика шахмат турниры үтте. Нәтиҗәдә, команда зачетында Лениногорскиның 12 нче мәктәп укучылары II урынны яулады. Шәхси беренчелектә, шулай ук, 12 нче лицейның укучылары Аделина Гәрәева бронза алса, Ильсияр Шиапова алтынга ия булды.
-
Илфак Шиһапов җырлый башлаган
Ничәмә ничә ел сәхнә тирәсендә йөргәннән соң, Илфак Шиһапов үзе дә җырлый башлаган. Беренче җыры инде әзер дип яза матбугат. ру сайты. Сүз уңаеннан, бу арада Илфак әфәнде Айсылу исемле җырчы кыз белән янып яши. Фотода нәкъ менә ул, дип тә өстәгәннәр. Сайтта җырга карата комментарийлар да шактый җыелды, менә...
-
Лениногорскилы Алинә Имәнһаҗиева «Супермодель-2015» конкурсында җиңгән
Күптән түгел Казан шәһәрендә "Супермодель-2015" матурлык һәм ягымлылык ачык республика конкурсының финалы үтте. Анда 4 яшьтән алып 18 яшькәчә 49 модель катнашты. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәргеләр арасында Лениногорскидан Алинә Имәнһаҗиева «Fashion» агенствосын тәкъдим итеп, "Супермодель-2015" титулын яулаган. Алинә 10 - 14 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә үтәчәк Estet fashion week...
-
Лениногорскиның “Бобрята” командасы КВН да катнашты
Күптән түгел Лениногорск Мәдәният сараенда Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының (КВН) шәһәр башлыгы Кубогы лигасының VI фестивале үтте. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорскидан 14 команда катнашты. Жюрины һәм залда утыручыларны сокландырган һәм көлкеле юмор белән таң калдырган командаларның берсе - иң яшь юмористлар - "Бобрята" командасы Гран-прига ия булды. Беренче урынны КНИТУ-КАИ...
-
Үрдәк дип хәсрәт аучы иптәшенә аткан
Аучылар 9 ноябрьдә Казансу елгасы буйлап әлегә китәргә өлгермәгән үрдәкләрне куып йөри. Бер аучы атып та җибәрә, әмма ядрәләр үрдәккә түгел, ә иптәшенә эләгә. Хәсрәт аучы бу көнне үрдәк түгел, ә яралы иптәшен алып кайта. Анысы хәзерге вакытта Арча хастаханәсендә ята, дип белдерә "Арча хәбәрләре" басмасы.
-
Социаль челтәрләрдә А321 корбаннары аша акча эшли башлаганнар
Эшмәкәрләр Мисырда һәлакәткә юлыккан самолетның "төп пассажир"ы фотографиясе аша акча эшли башлаган. Вконтакте" социаль челтәрендә, мәсәлән, Синай ярымутравындагы һәлакәткә бәйле күп санда төрле төркемнәр барлыкка килгән. Шуларның берсендә төркем администраторлары үзенә язылучыларга "төп пассажир" - 10 айлык Дарина Громова фотосы төшерелгән баш киеме тәкъдим итә. http://matbugat.ru/news/?id=13042
-
Лениногорскида көне буе буран
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада вакыты белән явым-төшем - кар явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, көчәючән. Юлларда - бозлавык, кар көртләре хасил булырга да...