12 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лениногорскины кардан ничек чистарттылар
Иртән лениногорскилылар эшкә бата-чума барды. Машина юлы да, тротуар да чистартылмаган. Сәгать 8.00дән соң шәһәр урамнарында техника күренә башлады. Шулай кызып эшләп китүләренә атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәеновның тиешле хезмәткәрләрне тәнкыйтьләве дә тәэсир итмәде микән? Тик төне буе яуган карны ике сәгатьтә генә җыеп бетереп булмый бит. Шуңа төш...
-
Лениногорскида һава торышы
Татарстанда буран һәм кар явуы җомга көнне генә туктаячак, дип хәбәр итә синоптиклар. Бу атнада да безне кабат карлы-буранлы һава торышы көтә. Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк. Лениногорскида 13 гыйнвар...
-
Лениногорскилылар шахмат турнирында
5 - 10 гыйнвар аралыгында, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча турнир үтте. Анда 28 яшь шахматчы катнашты. Нәтиҗәләр буенча, егетләр арасыннан I урынны - Альберт Бурганов алса, II урынны - Ринат Фәттахов һәм III урынны - Никита Алексеев яулады. Кызлар арасыннан I урынга - Карина Афлетонова, II урынга...
-
“Заман сулышы”ннан Яңа елга бүләк
Яңа ел бәйрәме алдыннан "Заман сулышы" 2015 елның I яртысына язылучылар арасында бүләк уйнатты. Өч йөз тирәсе кеше квитанциясенең номерын хәбәр иткән иде, унысына бүләк эләкте. Менә алар - бүләк отучылар: Он (5 кг) - Әсхәт Шәрифуллин (Лениногорск шәһәре, Ясная урамы, 20) Он (5 кг) - Камил Сөләйманов (Куакбаш авылы)...
-
Лениногорскида бәйрәм көннәре ничек үткән?
Лениногорскида бәйрәм көннәре чагыштырмача тыныч үткән. 1-8 гыйнварда дежур частена 252 хәбәр килгән. Әлеге чорда 4 җинаять эше кузгатылган, аның берсе - авыр тән җәрәхәте ясау, икесе - талау, тагын бер очрак шулай ук тән җәрәхәте ясау белән бәйле.
-
Мәктәп маршрутлары йөрүе тукталып тора
Лениногорскида район башлыгы карары белән мәктәп маршрутларына юлга чыгу тыелган. Атналык планеркада мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, барлык мәктәп директорларына әлеге карар җиткерелеп, укучыларны юлга чыгару тыелган. Махсус карар кабул иткәнче, башка мәктәпкә йөреп укучылар гына түгел, Казанга, яисә башка шәһәргә баручы спортчылар, олимпиадага баручыларның юлга чыгуы да тоткарланып тора.