12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Иске Куактагы фаҗигага бәйле рәвештә вазифаи затларга карата җинаять эше кузгатылган
Бу хакта Татарстан буенча тикшерү комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә. "Лениногорскгаз" идарәсенең билгесез затларына (неустановленные лица) карата Җинаять Кодексының 215.1 маддәсе 2нче часте буенча (электр энергиясе яисә яшәү өчен кирәкле башка чыгаклардан өзү)җинаять эше кузгатылган. Моңардан тыш, муниципаль районның башкарма комитеты, республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башкарма комитетның опека...
-
Зәй-Каратайда яшәүче Гобәйдулла абыйны Президент Путин котлады
Зәй-Каратай авылында яшәүче сугыш ветераны Гобәйдулла Хөснулла улы Хәсәншинга 90 яшь тулды. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова юбилярны өенә барып котлады, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләк тапшырды. Гобәйдулла ага 17 яшендә сугышка китә һәм 1950 елда гына туган ягына әйләнеп кайта. Кырык...
-
Петербургтагы көчле җил машиналарны әйләндереп каплаган (фото)
Петербург һәм аның тирәсендә көчле җил, буран чыккан, хәтта машиналарны әйләндереп каплаган, дип хәбәр итә Life78. Чыганак:http://www.tatpressa.ru/news/24047.html Фото: vk.com/spb_today
-
Менә сиңа идән юучы!
«Газпром»да идән юучы булып эшләүче 44 яшьлек ханымны мал-мөлкәтсез калдыралар. Бу хәл Яңа Мәскәүдә була. Ханымның «Мицубиси-Аутлендер» внедорожнигыннан 300 мең сумлык сумкасын урлыйлар. Dior сумкасы крокодил тиресеннән эшләнгән була. Шулай ук сумка эчендә банк карточкасы һәм башка документлар да булган. Хәзерге вакытта зыян суммасын билгеләү бара. Каракларны эзлиләр. http://almet-rt.ru/tt/thebest/item/12775-men%D3%99-si%D2%A3a-id%D3%99n-yuuchyi.html
-
Буран көтелә, сак булыгыз
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрне буран һәм -30 градустан 0 градускача "сикереш"ләр булу мөмкинлеген истә тотып, Татарстанның федераль трассасында юл оешмасының белгечләре һәм техникалары дежур торачак. Синоптиклар биргән мәгълүматларга караганда, төнлә юеш кар, урыны белән көчле, 22 м/с тизлеккә кадәр җитүче буран булыр дип көтелә. МЧСтан хәбәр итүләренчә, кар калынлыгы уртача 13...
-
Янгында әнисен һәм туганнарын югалткан малайга ярдәм күрсәтелә
9 гыйнвар төнендә Иске Куак авылында йортлары яну аркасында 8 яшьлек Илья Журавлев әнисен һәм биш туганын югалтты. Әтисе исә авыр хәлдә Казанда хастаханәдә ята. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы малайга ярдәм итәргә теләп, бер көнлек хезмәт хакын аның өчен күчерергә булган. Идарә тармагы тарафыннан ярдәм акчалата гына түгел, ә...
-
Стамбул үзәгендә шартлау булган
Төркия башкаласының үзәгендә булган шартлауда территористлар гаепле булырга мөмкин. "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аның сәбәпләре әле ачыклана гына. Фаҗига булган урынга полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм машиналары җыелган ди.
-
Казанда бүген өч кояш чыккан
Менә шундый гадәти булмаган күренешне күзәтергә туры килгән бүген иртән казанлыларга. Ешрак ул салкын һава торышы булганда күзәтелә икән.
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр, карарга килегез
13 гыйнварда шәһәребезнең трамплиннар комплексында Бөтенроссия ярышлары узачак. "Россиянең Олимпия өметләре, резервның кече кубогы" дип аталган ике төр чаңгы ярышының өченче этабы безнең шәһәрдә уза. 10.00 сәгатьтә башлана, 16.30да бүләкләү була. Рәхим итегез!
-
ТР Президенты прокуратурага биш бала һәлак булган Иске Куактагы янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны йөкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар...