12 февраль 2016 яңалыклары
-
Казанда 17 яшьлек кызны дүртәү көчләгәннәр
Кыз ул кеше белән социаль челтәрләрдә танышкан. Тикшерү версиясе буенча, кыз аның өенә үзе барган, тик виртуаль танышыннан кала фатирда тагын өч ир кеше була. Алар кызны дүртәүләп көчли һәм аңардан камерага үз теләге белән җенси мөнәсәбәткә керүен әйттерәләр. Кыз алардан үзен җибәрүләрен үтенә һәм 40 мең акча вәгъдә итә....
-
Халык акчаларын банктан ала башлаган
Шушы көннәрдә Reuters агентлыгы Россиядә якын киләчәктә акча үзгәрергә мөмкин дип язып чыккан иде. Әмма Финанс министрлыгында бу сүзләрнең дөрес булмавын әйтте. Дөрес, инфляция аркасынла халык акча җыюны киметкән. Күпләр булган акчаларын да алып, туздырырга өлгергән инде. 2015 елда халык хезмәт хакын азрак алып, күбрәк акча тоткан булып чыккан. Росстат...
-
Ләйлә Дәүләтова: "Ирем белән сүзгә килүебез авылыма еш кайтудан башланды"
Ләйлә Дәүләтова. Күпләр аның шәхси тормышы белән кызыксына. Бу көннәрдә шагыйрәнең "Зурлар өчен әкият" дип исемләнгән китап презентациясенә әзерләнеп йөргән чагы. Ни өчен шундый исем бирде икән?.. Бу юлы кызы Гөлмәрьямнең әтисе кем икәнен сөйләр микән?.. "Адәм белән Һава" тапшыруына кайчан эшкә чыгар?.. Ләйләнең үзе белән сөйләшик әле... - Ләйлә,...
-
18 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус...
-
Алабугадан 2 айлык баланың үлеменә грипптан соң өзлегү китергән
Яр Чаллыда грипптан соң өзлегү нәтиҗәсендә, Алабугадан 2 айлык баланың үлүе билгеле булды. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Ведомствода белдерүләренчә, бала Кама балалар медицина үзәгендә стационардан тыш шартларда тирәнәйгән пневмония нәтиҗәсендә җан биргән. "Ата-аналар хастаханәгә мөрәҗәгать иткәндә, бала бик авыр хәлдә булган",...
-
Урмышлы укучылары политехник колледжда булган (фотолар)
Уку йорты белән таныштыру өчен Лениногорск политех колледжы безне - 9нчы сыйныфларны, үзләренә кунакка- экскурсиягә чакырды. Колледж белән производство мастерлары Валентина Деберцева һәм Илнур Шәрипов таныштырды. Таныштырып кына да калмадылар, безне кызыксындырган һөнәр юнәлеше буенча мастер-класслар оештырдылар. Кызлар пешерү, бухгалтерия юнәлеше белән кызыксынса, без автомеханиканы үз иттек. Мансур Марат улы...
-
"Бәкер" шифаханәсендә яңалык бар
Бирегә килүчеләргә фитнесның яңа төрен - Скандинавия йөрүен тәкъдим итә башлаганнар. "Бәкер" шифаханәсенең сайтындагы мәгълүмат буенча, махсус таяклар ярдәмендә атнасына өч тапкыр 40ар минут йөрү сәламәтлеккә аеруча файдалы тәэсир итә.Иң беренче чиратта ул кан басымын төшерергә, холестерин күләмен әзәйтергә, арка, муен, кулбаштагы авыртуларны бетерүдә ярдәм итә.
-
Татар эстрадасында "беби-бум"!
Агымдагы елның кайбер эстрада артистлары өчен шатлыклы булуын күпләр белә. Әйтик, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айсылу Леронның апрель-май айларында бәби алып кайтачаклары билгеле. Бу көннәрдә Чулпан Йосыповада да яңалык көтелә икән, дигән хәбәр таралды. Моның хакмы-юкмы икәнен белергә теләп, җырчының үзе белән эләмтәгә кердек....