12 февраль 2017 яңалыклары
-
Иске Иштирәк егете экологик конференциягә барды
Иске Иштирәк мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Нияз Шәнгәрәев укучыларның Идел буе фәнни экологик конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Конференция Казанда узган. Ниязның фәнни җитәкчесе - укытучы Рушания Галәветдинова.
-
Конкурста куакбашлылар актив катнаша: Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән таныш булыгыз
Куакбаш авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе. Айгиз әтисе белән әнә ничек спорт белән шөгыльләнә.
-
Лениногорскида мунча янган
Бүген иртән 9 сәгать 09 минутта шәһәрнең Молодогвардейская урамында мунча януы турында коткару хезмәтенә хәбәр килә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты яза. Янгын 40 квадрат метр мәйданга зыян китерә. Зыян күрүчеләр хакында мәгълүмат юк. Фото вакыйга урыныннан.
-
Район хуҗалыклары сөт җитештерүгә өлеш кертә
11 февраль мәгълүматы буенча Лениногорск районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре 42 тоннадан артык сөт җитештергән. Бер сыерга 11,1 килограмм сөт туры килә. "Лениногорская агрофирмасы"нда бу күрсәткеч 15,5 килограмм тәшкил итә. Бу көнне 38 тоннадан артык сөт реализацияләнгән. Шәхси хуҗалыклардан 1 тонна 800 килограмм сөт җыелган.
-
Казанда газ белән биш кеше агуланган
Ир-атка 32 яшь, аның хатынына - 31, ә балаларының берсенә - 6, икенчесенә - 2, ә өченчесенә берничә ай гына дип хәбәр ителә. Казанның Константиновка бистәсендәге шәхси йортта 3 балалы гаиләнең ис газы белән агуланган. Советская урамындагы йортларның берсенә ашыгыч ярдәм машинасын кичә 19.50 сәгатьтә чакырталар. Йортта бу вакытта ир-ат...
-
Лениногорскилыны Бөгелмәдә шикле пычак белән тотканнар
Бөгелмәдә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре пенсионерга талау юлы белән ташланган лениногорскилыны тотканнар. Шикләнүчене Җәлил урамындагы кибет янында тоталар. Хокук сакчылары шәхси тикшерү барышында аның кесәсеннән кан таплары булган пычакны ала. 23 яшьлек лениногорскилы иптәш-дуслары компаниясе белән 77 яшьлек пенсионер ир-ат янына өенә килә. Аңа пычак белән яный. Аннары иптәшләре белән...
-
Якташ галимебез Индус Таһиров Тукай энциклопедиясе турында фикерен белдерде
Тукайның төп башкарган хезмәтләрен күрсәтә алганнар, ләкин аны өйрәнеп бетерү һич кенә дә мөмкин түгел, ди галим. Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче Индус Таһиров Татарстан галимнәре тарафыннан әзерләнгән Тукай энциклопедиясенә югары бәя бирде. «Тукай безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гүзәл бүләк. Андый бүләк йөз елга бер генә булырга мөмкин. Тукай...
-
Сыйныф җитәкчеләре ярышты, кайсы мәктәпнеке җиңүче?
Күптән түгел шәһәрнең 10нчы мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үтте, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты. "Кешене тәрбияләүче" дип атала ул конкурс. Анда муниципаль районның 17 мәгариф учреждениесеннән сыйныф җитәкчеләре катнашкан. Беренче урынны 7нче мәктәп алган, икенчедә 2нче мәктәп, өченче урында 5нче мәктәп.