12 май 2015 яңалыклары
-
Сугыш ветераннарына яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Җиңү бәйрәме алдыннан бер төркем сугыш ветераннарына шәһәребезнең Садовая урамы, 8 "Б" йортыннан фатир ачкычлары тапшырып, аларны шатландырдылар. Әнә Яңа Иштирәктән килгән Саҗидә апа Фәрзетдинова бу фатирны бик күптән көткән. - Комиссия килеп авылдагы өйне тикшергәннән соң, тузуы әле тиешле дәрәҗәгә җитмәгән дигән иде, менә көтә торгач, Аллага шөкер, фатирлы...
-
Лениногорскилылар полициягә гаризаны Интернет аша яза ала
Хәзер полициягә гаризаны өйдән чыкмыйча да язарга була, бары компьютер һәм Интернетыгыз булу кирәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы - www.gosuslugi.ru эчке эшләр бүлегенә гариза һәм хәбәрләр кабул итү буенча хезмәт күрсәтә башлады. Сорауларыгыз туса, "кайнар линия" телефоны буенча шалтыратырга була: (843) 221-20-02 .
-
11 нче гимназия егетләре "Тамчы-шоу"да
11нче майда 11нче гимназиянең "Лениногорск егетләре" командасы ТНВ каналының Интелектуаль конкурсы "Тамчы-шоу"да катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталарына ия булдылар. Афәрин, егетләр!